Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Орден иясе

Яңа Чишмәдә яшәүче Надежда Николаевна Иголкина 1974 елда СССРның югары дәүләт бүләгенә – ил иминлеге хакына фидакарь хезмәт өчен Ленин орденына лаек булган.


Без якташларыбыз – орден ияләренең ничек уңышка ирешүләре һәм аларның безнең көннәрдә ничек яшәүләре турында сөйләүне дәвам итәбез.
1941 елның гыйнварында Яңа Чишмә районының кечкенә генә Сосновка авылында Малышевлар гаиләсендә Надежда туа. Сугыш елларын ул хәтерләми, әмма балачактан, бәхеткә, аларның өенә фронттан бер генә дә кара хат килмәгәнлеген белә. Әтисе һәм әнисе, өч өлкән абыйсы һәм сеңелесенең сугыш буе колхоз кырларында хезмәт куйганнарын да белә. Надя үзе гаиләдә кече сеңелләрен һәм энеләрен кулларында тота алган көннән үк ярдәм итә башлаган. Әти-әнисенең сугыштан соң тагын биш баласы туа.
Надежда мәктәптә яхшы укыган, комсомол оешмасы активисткасы, аның секретаре була, зур шәһәрдә үз тормышын төзергә хыяллана. Әмма тугызынчы сыйныфтан соң гаилә хәлләре буенча аңа мәктәптән китәргә һәм фермада сыер савучы булып эшли башларга туры килә.
Надя эштән курыкмаган, 15 яшендә олы савымчыларга фора биргән. Зифа буйлы, физик яктан көчле кыз артыннан башкалар да -  Маша һәм Клава да эшкә тартыла. Алар бик дус булганнар, кичләрен бергәләп урамда йөргәннәр, ә комсомол райкомында чирәм җирдә эшләү өчен тәкъдим булгач, бергәләп гариза биргәннәр.  Комсомол-яшьләр тормышына  юлламалар инде кулда була һәм кинәт…
Әтисе кызына өйдән китәргә рөхсәт итми. Аның бу карарына колхоз рәисе А. Е. Поликарпов әңгәмәсе йогынты ясый, ул Надяны җибәрмәскә үгетли.
- Әлбәттә инде, борчылдым. Бик нык. Әмма әти сүзеннән узмадым. Дустым да миннән башка китмәде. Бу минем кече ватанымны калдырып китәргә теләгән бердәнбер очрак булды. 42 ел эшләү дәверендә фермада төрле хәлләр булды: яхшысы да, начары да, тик мин бер генә тапкыр да әтиемне тыңлавыма үкенмәдем, - дип сөйли Надежда Николаевна.
18 яшендә аны компартия сафына кабул итәләр, ә сөт саву буенча план биремнәрен үтәүдә һәм арттырып җибәрүдә тотрыклы югары нәтиҗәләр күрсәткән өчен 28 яшендә инде ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Орденны тантаналы төстә Чистайда тапшыралар (Яңа Чишмә Чистай районы составына керә иде).
- Мине яхшы белүчеләр бүләк белән котлап, авылдашларның һәм дусларның бу эшне чын күңелдән башкаруларын күреп алдым һәм бу мине бүләктән дә күбрәк сөендерде, - дип җавап бирә Надежда Николаевна көнләшүчеләр турындагы сорауга.
Хезмәт эшчәнлеге елларында аның башка бүләкләре дә бар – ВДНХга ирешкән уңышлары өчен Рәхмәт хатлары, грамоталар, медальләр һ.б.. Ә 1974 елда Надежда Иголкина йортына тагын бер истәлекле хәбәр килә: ул иң югары дәүләт бүләгенә - Ленин орденына лаек була.
“Хезмәтенә күрә хөрмәте” – Надежда Николаевна өчен бу сүзләр буш сүз түгел, ул авылдашларының хөрмәтен, колхоз һәм район җитәкчелегенең ярдәмен тоеп яши. Товарларга кытлык заманда аңа өй өчен дә, гаилә өчен дә матур һәм кирәкле әйберләрне тәкъдим иткәннәр, бәйрәм көннәрендә тантаналарга чакырганнар, хәзер - олы яшьтә - шифаханәләргә юлламалар бирәләр.
Аның күңеле, өй ишекләре кебек, һәркемгә ачык. Менә шулай бервакыт (90нчы еллар) йортның ишекләре ачык булуыннан файдаланып, караклар аның әлеге бүләкләрен урлап чыга. Тик бу коточкыч очрак турында Надежда искә төшерергә тырышмый: корбаннар булмаган – Аллага шөкер. Яхшы кешеләрне исә ул һәрчак искә ала. Мәсәлән, КПСС район комитетының беренче секретаре Гариф Хафизов  бер очрашуда аны “кызым” дип атаган; Николай Владимиров үз кабинетында аягүрә басып каршы алган һәм шаяртып: «Надежда Николаевна, сине кая гына утыртыйм икән, син бит кадерле кунак», дигән. Пенсиядә булса да, Надежда Иголкина район башлыгы Александр Губкиннан район тантаналарына чакыру алган, хәзерге район башлыгы Вячеслав Козлов аңа күз яшьләре белән нидер соравына: "Син сорарга түгел, таләп итәргә тиеш”, дигән. Тагын төрле статуслардагы бик күп яхшы кешеләрне искә ала Надежда Ивановна һәм ул үзен мондый игътибарга лаек түгел дип саный. Әмма яшьли алынган репутация - алга таба лаеклы тормышка юллама булуын без беләбез. Ә кешедәге хезмәт сөючәнлек һәрчак югары бәяләнә.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев