Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Президент кабул итүендә

Үткән атнада Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булып үтте. Кабул итү республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә катнашында узды.

Казан Кремлендә Татарстандагы үрнәк гаиләләрне тантаналы шартларда кабул итү ел саен үтә. Әлеге чарага озак еллар бергә гомер итүче парлар чакырыла.
Яңа Чишмә районыннан әлеге кабул итүдә Красный Октябрьдә яшәүче Николай Геннадьевич һәм Любовь Александровна Хариннар гаиләсе катнашты. Бу пар 35 елдан артык бергә гомер итә, 5 баланы лаеклы гражданнар итеп тәрбияләгәннәр.
Гаилә башлыгы Николай армиядә хезмәт иткәннән соң совхозда эретеп ябыштыручы, бригадир булып эшләгән, хәзер туган авылында газ челтәрләренә һәм җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча слесарь булып эшли. Ул менә дигән гармунчы да әле, төрле чараларда еш катнаша.
Любовь күрше Волчья Бистәсеннән (1969 елда аларның гаиләсе Кр. Октябрьгә күчкән булган), Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң орлыкландыручы, лаборант булып хезмәт куйган, 10 елдан артык социаль хезмәткәр булып эшләгән (авылдагы әби-бабайларга хуҗалык эшләрендә булышкан). Ул бик ярдәмчел һәм намуслы, өлкән яшьтәге кешеләргә барлык мәсьәләләр буенча һәрчак ярдәм итәргә тырыша. Николай һәм Любовь Хариннар биш бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның хәзер һәркайсының үз гаиләсе бар һәм безнең районда, Самара өлкәсендә, Лаеш районында, Алабуга һәм Түбән Камада хезмәт куялар. Алар гаиләләрендә җиде бала үсеп килә, әби-бабалары янында да бик еш булалар. Хариннар гаиләсен авылдашлары да бик хөрмәт итә, чөнки алар ярдәмчелләр, кеше хәленә керә беләләр.
Аларның иңгә-иң куеп бергә гомер итүләренә - 35 ел, бер-берсенә булган мәхәббәт, ышаныч һәм тугрылык хисләрен шул еллар дәвамында саклап килә алганнар, хөрмәткә лаек һәм эш сөючән гаилә буларак, районда да абруйлы кешеләр алар.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев