Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Сабыр канатлары сынмаган

Кешенең язмышы алдан язылган һәм аны үзгәртү мөмкин түгел, диләр. Шулай да без аны ачык буяулар - матур гамәлләребез белән бизи алабыз. Рухың яктырак, матуррак булган саен тормышың да башкаларныкы белән чагыштырганда ямьлерәк була ала. Бүген без Ленино авылында яшәп, бүгенгесе көндә 60 яшен тутыручы героебыз - авыр булса да,...

40 ел мәктәптә балалар укыткан, ялгызы алты баласын тәрбияләп олы тормышка чыгарган Әминә Кыям кызы 60 яшенә җитсә дә, "Барысы да балалар өчен" дигән язылмаган девизына тугры кала.
-Әминә Кыямовна, сезнең белән очрашуыбызга инде ун еллап вакыт узган, ул чагында улларыгыз олы тормышка аяк баса иделәр. Шул чакта Сез аларның әйбәт белем алуы мөһим, белем аларга тормышларында ярдәм итәчәк, дигән идегез. Улларыгыз ни хәлләрдә?
-Улларым үзләре омтылган, үзләре теләгән һөнәр буенча белем эстәделәр. Бар да алган белгечлекләре буенча эшлиләр, ул аларга финанс яктан мөстәкыйльлек өсти.
-Улларыгыз инде бар да балигъ булган. Гаиләгез ишәймәдеме соң?
-Әле ничек кенә! Шушы еллар эчендә ул өч мәртәбә зурайды. Хәзер 6 кызым, 10 оныгым бар. Оныкларым - Иршатның улы Нурислам һәм Илгизнең улы Мөхәммәт беренче сыйныфта укыйлар. Пенсиядә булуыма карамастан, мин мәктәп белән элемтәмне өзмим - оныкларым белән кабат укыйм.
-40 ел мәктәптә эшләгәнсез! Эшегездән китү авыр булдымы?
-Бераз бар. Тик авыл кечкенә бит, хезмәттәшләрем, укучыларым белән күрешеп торабыз. Чыгарылыш сыйныф укучылары математика һәм физика буенча БДИ-на хәзерләнүдә ярдәм итүемне үтенәләр. Берсенә дә баш тарта алмыйм, мин педагог һәм үз белемнәрем белән уртаклашырга тиешмен дип саныйм. Әминә Әшрәпованың хезмәттәшләре әйтүенчә, ул чыннан да искиткеч педагог. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан Әминә Кыям кызы мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен төрле күкрәк билгеләре һәм дипломнар белән бер генә тапкыр бүләкләнмәгән. Ленино мәктәбенең хәзерге директоры Елена Трошина Әминә Кыям кызы пенсиягә чыкканнан соң коллективта кояш нуры сүнгәндәй булды, дип сөйли. Аның тыйнаклыгы, әдәпле, балалар һәм хезмәттәшләре белән нәзакәтле мөнәсәбәттә булуы башкалардан һәрчак аерып торды.
-Ул безнең өлкән остазыбыз һәм дустыбыз булды һәм әле тагын озак еллар шулай булып калыр, - диде Елена Трошина. - Мин аның улы Илгизне бик яхшы беләм, безгә аның белән бергә эшләргә туры килгән иде. Ул да, әнисе кебек үк, акыллы кеше. Әминә Кыям кызының барлык уллары да яхшы кешеләр булуына шикләнмим. Әминә апа үзе әйткәнчә, үз балаларына беркайчан да үгет-нәсихәт бирмәгән. Иреннән башка, каенанасы белән балаларын тәрбияләп үстергәндә өлкәннәрне хөрмәт итү, хезмәтне ярату гаиләдә төп устав булган.
-Балалар бернигә дә мохтаҗ булмасыннар өчен терлекләрне, бигрәк тә МЭТ-не күп асрарга туры килде. Ә аларны малайлар карады. Шулай булгач, йорттагы җитешлекләрнең бәһасен алар яшьтән үк беләләр. Тәртипсезләнеп, бушка көн уздырып йөрергә аларның вакытлары булмады. Укудан һәм йорттагы эшләрдән соң булган буш вакытларда гаиләбез белән сөйләшеп утырган чакларда киләчәк турында сөйләшә, үз планнарыбыз белән уртаклаша идек. Улларымның барлык хыяллары тормышка ашкандыр дип өметләнәм. Һәм хәзер алар үз балаларына тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәчәкләр. Һәм бу минем бәхетем, мин шуның белән горурланам.
-Сезнең хәзер 6 киленегез бар. Алар гаиләдә, балаларны тәрбияләүдә Сезнең карашларга таяналармы?
-Мин беркайчан да, беркемгә дә үз фикеремне көчләп такмыйм. Алтысының да гаилә учагын булдыруда үз алымнары бар. Улларым үз хатыннарыннан канәгать, киленнәрем дә ирләреннән зарланмыйлар - бусы иң мөһиме. Мин 37 яшемдә тол калдым. Улларым әтиләрен хәтерләмиләр дә диярлек, тик алар минем сөйләүләрем буенча аның турында күп беләләр, аны һәрчак исләрендә тоталар. Ә оныкларым туса, без аларда бабаларының нинди дә булса чалымнарын эзлибез, тапсак, шуңа барыбыз да сөенәбез.
Бу көнне без Әшрәповларның ике улы - Иршат һәм Илгиз белән генә очраша алдык. Икесе дә алар өчен әниләренең җир йөзендә иң мөһим кеше булуын һәм аның алда да шушы зур, тату гаиләдә озак еллар кадерле, киңәшче булып яшәвен телиләр. Әминә Кыям кызы янына баруыбызны белгәч, икенче көнне безгә аның башка уллары - Казаннан Ильяс белән Илназ, Түбән Камадан Илфак һәм Каргалыдан Нияз шалтыраттылар. Һәммәсе дә әниләре турында үзләренең әти- әниләренә рәхмәтле булган балалар гына әйтә алырлык җылы сүзләрен җиткерделәр.
Әминә Кыям кызы Әшрәпова, чыннан да, бик бәхетле ана.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев