Реклама
Гаилә
Ямьле дә соң туйлар
"Яшь өйләнешүчеләр" аллеясы яңа агач үсентеләре белән тулыланды. Аларны Петропавел Бистәсеннән яңа гаилә корган Елена белән Денис Скучаевлар һәм "алтын туйларын" билгеләп үтүче яңачишмәле юбилярлар Прасковья Николаевна белән Александр Петрович Селиверстовлар утыртты. Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә юбилярларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, шулай ук алар Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты...
"Яшь өйләнешүчеләр" аллеясы яңа агач үсентеләре белән тулыланды. Аларны Петропавел Бистәсеннән яңа гаилә корган Елена белән Денис Скучаевлар һәм "алтын туйларын" билгеләп үтүче яңачишмәле юбилярлар Прасковья Николаевна белән Александр Петрович Селиверстовлар утыртты.
Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә юбилярларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, шулай ук алар Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Пашутиннан, туганнарыннан һәм танышларыннан котлаулар кабул иттеләр. Бу тантаналы көндә алар кабат никахларын (юбилей) теркәделәр. 50 ел бергә яшәп, Селиверстовлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга әйбәт белем биргәннәр, үзләре озак еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куйганнар, авылдашлары арасында абруй казанганнар. Аларга мактаулы хокук бирелде: яшь гаилә Скучаевларга үгет-нәсихәт бирделәр. Аннан бергәләп юбилей торты белән чәй эчтеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев