Гаилә

Ярты елда 75 бала туган

2018 елның беренче ярты елында безнең районда 75 бала  туган, бу 2017 елның беренче ярты елы белән чагыштырганда 4 балага күбрәк.

Алар арасында гаиләдә беренче бала булып 15 сабый, икенче булып – 30, өченче бала булып – 23 һәм 7 бала гаиләдә дүртенче бала булып туган.
Кызганычка каршы, районда үлүчеләр саны туучылар саныннан шактый күп – 107 кеше бакыйлыкка күчкән (алар арасында 58 ир-ат һәм 49 хатын-кыз). 2017 елда I ярты еллыкта 108  кеше үлгән.
6 айда 28 туй булган (2017 елда – 30), 16 гаилә аерылышкан (2017 елда – 9).
 


Нет комментариев