Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Язмыш бүләк иткән бәхет

Әни булу бик яхшы, ә менә күп балалы ана булу - бу зур бәхеттер.

Без хәзер ана булуга башкача карашта булучылар хакында түгел, ә кемгә ана һәм бала сүзе кадерле булган кешеләр турында сөйлибез. Һәр кешенең тормышында әни дигән сүзнең ничек кадерле булуы хакында без яңачишмәле, күп балалы әни Ләйсән Мухитова белән сөйләштек.
- Иркәләү, кайгырту, ярату - боларның барысы да минем әнием турында. Үзем әни булгач кына мин моны яхшы аңладым. Әни - безгә гомер биргән, төннәр буе йокламыйча безнең битләребездән үбеп, иркәләгән, ашаткан, безнең белән бергә уйнаган, тәрбияләгән һәм укыткан кеше ул. Ул хәзер дә безнең өчен яши: уңышларыбызга сөенә, уңышсызлыклар булганда - көенә.
Минем әнием Гөлфирә Зәйдулла кызы Гыйльметдинова, ул сеңелем Сиринә белән безгә яхшы тәрбия бирде. Һәм мин аңа барысы өчен дә бик рәхмәтле. Әниләр көнендә генә түгел, ә башка көннәрдә дә мин аны җир йөзендәге барлык проблемалардан саклыйсым һәм аңа рәхмәт әйтәсем килә. Әмма әлеге дә баягы шул эш белән мәшгуль булуым аркасында, мин моны һәр көнне булдыра алмыйм. Ә әни исә безнең өчен һәрчак вакыт таба.
Минем икенче әнием Любовь Николаевна Мухитова да шундый ук рәхмәт сүзләренә лаек: ул да өч бала тәрбияләп үстергән, аннары оныклар үстерешергә булышты. Аның хезмәтне яратуы, яхшылыгы һәм игелеклелеге безнең балаларыбызга да үрнәк булып тора. Үземнекеләрне генә түгел, ә әни дигән исемне йөрткән (аларның ничә бала үстерүләре мөһим түгел) барлык хатын-кызларны шушы матур бәйрәм - Әниләр көне белән котлап, аларга исәнлек-саулык, бәхет, иртәгәсе көнгә ышаныч, балаларын тәрбияләргә җитәрлек рухи көч телим.
Әлеге теләкләр ихлас күңелдән әйтелгән, чөнки алар сүз белән генә түгел, ә эш-гамәлләре белән дә расланган: Ринат һәм Ләйсән Мухитовлар һәрвакыт хәйриячелек белән шөгыльләнәләр - алар нәкъ менә күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләргә матди ярдәм күрсәтәләр. Алар үз балаларын гына түгел, ә беркайчан да күрмәгән балаларны да бәхетле итеп күрергә телиләр. Шуның хакына күп эшлиләр дә һәм хәләл көч белән эшләп тапканнарын муллыкка, алга таба үсеш алуга, балаларын укытуга һәм аларның ялына сарыф итәләр.
- Киләчәктә безнең балаларыбыз, нинди генә һөнәр сайласалар да, кешелекле булсыннар, үзләре дә хөрмәткә лаеклы булып, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен сакларга өйрәнсеннәр иде диясе килә. Әтиебез улларын хезмәтне сөеп яшәргә өйрәтә: алар белән эшләгәндә аларның күңелләрен дә күтәреп җибәрә, алар белән бергә шаяра да. Күрәмсең, бу аларга ошыйдыр. Чөнки мәктәптән кайткач, әгәр дә аларга нинди дә булса чарага яки тренировкага барырга кирәк булмаса, Айрат та, кечкенә Кәрим дә әтиләренә булышырга ашыгалар. Лиана исә бик яхшы хуҗабикә: өйдә бар эшләрне дә белеп башкара, ашарга пешерергә дә өйрәнә. Минем вакытым булмаганда, иртән коймак яисә ботканы ул пешерә. Бәйрәм табыннарын без кызым белән икәү әзерлибез. Бәйрәмнәргә үзебезнең дә, балаларның да дусларын, шулай ук барлык туганнарны чакырабыз. Жәен без бергәләп ял итәргә яратабыз. Ял итү урынын, кагыйдә буларак, балалар сайлый. Без, үзебезнең әти-әниләребез күк, үз эшебез, тәртибебез, тормышка һәм бер-беребезгә булган мөнәсәбәтебез белән аларга үрнәк күрсәтергә тырышабыз. Бусы инде ничек килеп чыгар - вакыт күрсәтер, ә әлегә безнең балаларыбыз акыллы, итагатьле һәм, хәтта кайчакларда тыңламасалар да, барыбер яраткан балаларыбыз.
Ә менә Ләйсәннең үзе турында аның балалары ни ди соң.
Айрат, 18 яшь, Әлмәт политехника техникумында укый: "Мин әниемне бик тә яратам", - ди.
Лиана, Яңа Чишмә гимназиясенең 9 сыйныфында укый: "Үзем белгән нәрсәләрнең барысына да мине әнием өйрәтте һәм беркайчан да аның йөзенә кызыллык китермәм дип вәгъдә бирәм", - ди.
Җиде яшьлек Кәрим быел 1 сыйныфка укырга кергән. Әнисен ничек яратуын аңлатырлык сүзләр таба алмаса да, ул аңа мөлаем гына карап елмайды да, күкрәгенә сыенды.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев