Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

2015 елга бюджет кабул ителде

16 декабрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 38-нче утырышы булып узды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Мөхәммәтвәли Хөснетдинов катнашты. Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек начальниклары, район прокуроры, район суды рәисе, мәктәп, клуб директорлары, балалар...

16 декабрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 38-нче утырышы булып узды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Мөхәммәтвәли Хөснетдинов катнашты.
Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек начальниклары, район прокуроры, район суды рәисе, мәктәп, клуб директорлары, балалар бакчалары, ФАП мөдирләре, оешма, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр чакырылган иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова "2014 елда Яңа Чишмә районының социаль-икътисадый үсешенең барышы һәм 2015 елга бурычлар турында" мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ирешелгән уңай нәтиҗәләр һәм эшлисе эшләр телгә алынды. -Эшкәртү тармагында, хезмәт күрсәтүдә һәм авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә файдаланылмаган резервлар шактый,- дип ассызыклады район башлыгы.
2015 елга, пландагы 2016-2017 елларга район бюджеты турындагы доклад белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина доклад белән чыкты. Советның бюджет, салымнар һәм финанс буенча даими комиссиясе рәисе Светлана Дворецкая, контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева үз чыгышлары белән докладны тулыландырдылар. Депутатлар 2015 елга район бюджеты турында карар кабул иттеләр, аның керемнәр һәм чыгымнар күләме бер дәрәҗәдә (дефицитсыз) - 387,6 млн. сум каралган.
-Район бюджеты социаль юнәлешкә өстенлек бирә, акчаның 60% тан артыгы мәгариф өлкәсенә тотылачак, - дип искәрде Вячеслав Козлов.
Аннан депутатлар тиешле карарлар белән яңа редакциядә муниципаль район Уставын кабул иттеләр, яңа редакциядә мәгариф бүлеге турында Положение расладылар, районның финанс-бюджет палатасы турындагы Положениегә үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр, район Советы каршында Иҗтимагый Совет турында яңа Положение расладылар.
Яңа Чишмә муниципаль район Советының 38 нче утырышы шуның белән үз эшен төгәлләде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X