Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

2016 елга бюджет кабул ителде

17 декабрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 7 нче утырышы булып үтте. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырыш эшендә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты һәм чыгыш ясады. Утырышка район башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, бүлек начальниклары, район суды рәисе, РЭЭБ начальнигы, мәктәп, клуб директорлары,...

17 декабрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 7 нче утырышы булып үтте. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырыш эшендә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты һәм чыгыш ясады.

Утырышка район башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, бүлек начальниклары, район суды рәисе, РЭЭБ начальнигы, мәктәп, клуб директорлары, балалар бакчалары һәм ФАП мөдирләре, оешмалар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр чакырылган иде.
"2015 елда Яңа Чишмә районының социаль- икътисадый үсеше һәм 2016 елга бурычлар турында"гы беренче мәсьәлә буенча информация белән район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады. Ирешелгән уңышлар һәм ниләр өстендә эшлисе эшләр билгеләп үтелде.
- Күрсәткечләр начар булмаса да (авыл хуҗалыгында, халыкның хезмәт активлыгын арттыру һ.б.), файдаланмаган резервлар әле шактый, - дип ассызыклады район башлыгы. - Бу хезмәт күрсәтү, бизнес, гаилә фермалары булдыру өлкәсенә кагыла, халык кеременең 32%ы районнан читкә китә, ә бизнесны үстереп күп кенә тармакларда өстәмә салым базалары булдырырга мөмкин.
Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2016 елга район бюджеты турындагы доклад белән чыгыш ясады. Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин, Архангел АҖ башлыгы Нина Сердюк һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеевалар үзләренең чыгышлары белән докладны тулыландырдылар.
Депутатлар бертөрле күләмдәге керемнәр һәм чыгымнар белән (ягъни дефицитсыз) 377,6 млн. сум күләмендә 2016 елга район бюджеты турында карар кабул иттеләр.
- Район бюджеты социаль юнәлешкә өстенлек бирә, акчаның 60%тан артыгы мәгариф өлкәсенә билгеләнгән, - дип искәрде Вячеслав Козлов. - Педагоглар да хезмәт активлыгын арттыруда катнашырга, үз хуҗалыкларында терлек тотарга, шәхси үрнәкләрдә укучыларга хезмәткә, кече ватаннарына мәхәббәт тәрбияләргә тиешләр.
Аннан соң депутатлар тиешле карарлар белән 2016 елга Яңа Чишмә муниципаль район Советының перспектив эш планын расладылар, "Яңа Чишмә муниципаль районы" МБ каршындагы Иҗтимагый Совет турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр керттеләр, җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә һәм мөлкәтнең сакланышын тәэмин итү буенча күрелгән чараларда гражданнарның катнашуларының нәтиҗәләре турында мәгълүматны игътибарга алдылар.
Совет утырышында Сәрия Сабурская күпьеллык намуслы хезмәте һәм төзелеш тармагын үстерүгә керткән саллы өлеше өчен "Чишмә-Сервис" ҖЧҖ җитәкчесе Шәүкәт Сабировка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.
Утырышны төгәлләп, район башлыгы Вячеслав Козлов бюджет учреждениеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар булмаячак, барлык тиешле түләүләр башкарылган, тулаем алганда, ел уңышлы төгәлләнә, дип билгеләп үтте.
Туасы 2016 елда оешмаларга, хуҗалыкларга һәм учреждениеләргә нәтиҗәлерәк эшләргә, җитештерүне арттырырга кирәк, нәтиҗәдә район халкының тормыш хәле яхшырачак, дип белдерде. Башка фоторәсемнәрне сайттан (novoshishminsk.ru) карый аласыз.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X