Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Барлык сораулар да контрольгә алынды

Җирле үзидарә органнарында гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эш итүдә иң нәтиҗәле ысул булып авыл җирлекләрендә гражданнар җыены, район предприятиеләре, оешма һәм учреҗдениеләре хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрү тора. Мондый очрашулар ел саен гыйнвар-март айларында уза.

2013 елда район башлыгы Вячеслав Козлов 23 гражданнар җыенында катнашкан, анда 64 сорау бирелгән, сорауларның һәм тәкъдимнәрнең 55 се (86%) уңай хәл ителгән, калганнары агымдагы елга район җирле үзидарә органнарының эш планына башкару өчен кертелгән.
2014 елда 15 гыйнвардан 13 мартка чаклы барлык торак пунктларда граҗданнар җыены, шулай ук район предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары белән очрашулар булып үтте. Район башлыгы Вячеслав Козлов 15 җыенда һәм 7 очрашуда катнашкан, ә кечкенә торак пунктларда үткән җыеннарда район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, район башлыгы урынбасары Наилә Закирова һәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Надежда Попковалар катнашты.
Җыеннарда һәм очрашуларда барлыгы түбәндәге өлкәләргә кагылышлы 209 сорау һәм мөрәҗәгать кергән:
-икътисад - 14
-социаль өлкә - 74
-авыл хуҗалыгы - 20
-торак-коммуналь хуҗалык - 78
-закон һәм хокук тәртибе - 4
-төрлесеннән - 19.
Сорауларның күпчелеге төзекләндерү, чүп-чар чыгару (түгү), урамнарны кардан арындыру, юллар төзелеше, сукбай этләрне юк итү, торак пунктларда яшәүче халыкны кирәкле дарулар белән тәэмин итү һ.б. кагыла.
Бүгенгесе көнгә сорауларның бер өлеше хәл ителгән. Район буенча сукбай этләрнең 200 дән артыгы нейтральләштерелгән, район үзәгендә Мәктәп урамында чүп-чар өчен контейнер урнаштырылган, Петропавел Бистәсендә Йолдызлы урамында урамны яктырту мәсьәләсе хәл ителгән, Ленино АМЙга ноутбук сатып алынган. Хәл итү өчен шактый зур акча кертүне таләп иткән сораулар дә бар. Мәсәлән, Петропавел Бистәсендә Яшел урамда каты түшәмәле юл төзү, район үзәгендә Шушма елгасы төбен чистарту эшен алып бару өчен һ.б.. Барлык сораулар да гомумиләштерелеп, башкаручыларга җиткерелгән һәм район җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев