Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре кимеде

Район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников информациясе буенча, 2015 елда гражданнар җыеннарында мөрәҗәгатьләр саны 2014 ел белән чагыштырганда кимрәк булган.

Җыеннар үткәргән вакытта барлыгы 63 мөрәҗәгать булган, бу 2014 ел дәрәҗәсеннән 146 мөрәҗәгатькә азрак. Җыеннарда барлыгы 1360 тан артык кеше катнашкан. Иң күп мөрәҗәгатьләр Шахмайда, Петропавел Бистәсендә, Ленинода, Андреевкада һәм Н.П. Лебедкада булган. 63 мөрәҗәгатьнең 48-е үтәлгән, калганнары - контрольдә. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр аркасында юллар, суүткәргечләр төзергә һәм ремонтларга, кайбер авылларда балалар мәйданчыклары ясарга, кәрәзле элемтә кертүне тәэмин итәргә, сукбай этләрне бетерү, юл билгеләре урнаштыру һ.б. эшләрне башкару мөмкинлеге булган.
Хәзергесе вакытта да район авыл җирлекләрендә җыеннар үтә. Алты торак пунктта 19 мөрәҗәгать теркәлгән. Җыеннар төгәлләнгәч, барлык кабул ителгән мөрәҗәгатьләр гомумиләштерелеп, хәл итү өчен район хезмәтләренә биреләчәк. Район җитәкчелеге контрольлек итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев