Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Көн тәртибендә - агросәнәгать комплексын үстерү

26 июньдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 39 нчы утырышы булып узды.

“Яңа Чишмә районында агросәнәгать комплексын үстерү“ милли проектын һәм районның инвестицион үсеш программасын тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып  барды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефтепром-Зюзеевнефть“ АҖ генераль директоры Шамил Яһудин катнашты.
Районда агросәнәгать комплексын үстерү турындагы доклад белән район  авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады.
Авыл хуҗалыгы азык-төлек базары, икътисадый куркынычсызлык һәм авыл территорияләрендә хезмәт потенциалы формалаштыруда икътисадның әйдәп баручы өлкәсе булып тора.
Программаны тормышка ашыру барышында 2017 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә үсемлекчелек өлкәсендә 81,6 млн. сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән, шулай ук сыер абзарлары, сенаж базлары төзелеше һәм ремонт, сөт җитештерү һәм нәсел эшенә булышлык күрсәтүдә дистәләгән миллион сумга субсидияләнгән. Хуҗалык итүнең кече формалары үсешенә  генә дә 50 млн. сумнан артык субсидия алынган.
Боларның барысы да район  авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ел саен яхшы гына уңыш алырга, терлекләрнең баш санын һәм сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә.
Агымдагы елга аграр секторда бөртеклеләр уңышын гектарыннан 27 центнерга  кадәр     җиткерү, терлекләрнең баш санын 2 % ка, сөт (33,5 мең тоннага) һәм ит (2,8 мең тоннага) җитештерүне 5 % ка арттыру, ә иң мөһиме – авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакын 17 мең сумга кадәр җиткерү бурычы куела.
- Төп игътибарны гаилә фермаларын үстерүгә бирергә кирәк, Волчья Бистәсендә, Әдәмсәдә, Акбүредә алар  бөтенләй юк, халыкның хезмәт активлыгын арттыру белән конкрет шөгыльләнергә кирәк, - дип ассызыклады Вячеслав Козлов.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза  Исхакова инвестицион үсеш программасының үтәлеше буенча информация белән чыгыш ясады. 
Районда 2014 елдан алып 2017  елга  чаклы чорда төп капиталга инвестицияләр күләме 12 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.
2017  елда  инвестицияләр структурасында (4,5  млрд. сум) нефтьчеләргә 64 %, урта һәм кече бизнеска 33 % туры килә. Бизнеста – Ленинода кибет, район үзәгендә машиналар юу урыннары ачу, җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен җиһазлар сатып алу һ.б.
Бу өлкәдә өстенлекне бурычлар булып инвестицион потенциалны актив төстә алга җибәрү  , эшлекле тәкъдимнәр булдырып төрле тармакларга инвесторлар җәлеп итү тора.
- Безнең районда  җәмәгать туклануы өлкәсендә бизнес яхшы үсеш ала, әмма киләчәктә сәнәгать мәйданчыкларында, авыл хуҗалыгы җитештерүендәге продукцияләрне эшкәртүдә һәм ШЯХны үстерүдә бизнесны алга җибәрү буенча актив эш кирәк, - дип искәрде район башлыгы.
Алга таба утырышта депутатлар кайбер норматив – хокукый актларны карадылар һәм алар буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.
Район башкарма комитеты юлламасы буенча депутатлар районның элекке җитәкчеләре Виталий Макаровка Һәм Николай Владимировка “Яңа Чишмә районының Почетлы гражданины“ дигән исемне  бирү турындагы карарны бертавыштан кабул иттеләр. Алар районның икътисадый, социаль, рухи үсешенә һәм аның тарихи-архитектура йөзен саклауга шактый өлеш керткәннәр.
Шуның белән район Советының 39 нчы утырышы үз эшен төгәлләде. 
Азат Мусин.
Автор фотосы   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев