5 августта безнең районда "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итүе эшләячәк.
Җәмәгать кабул итүе белгечләре барлык сораулар буенча 5 августта иртәнге сәгать 10 нан көндезге сәгать 1 гә (13.00) кадәр Яңа Чишмәдә РМЙ каршындагы мәйданда, ә 13.00 сәгатьтән 15.00 гә чаклы Красный Октябрьдә күп функцияле үзәк бинасы янында кабул итүләр үткәрәчәкләр.
Шул ук белгечләр 19 августта район халкын да кабул итәчәкләр: сәгать 10 нан 12 гә чаклы Зирекледә, 13.00 дән 15.00гә чаклы - Ленинода, ә 2 сентябрьдә сәгать 10 нан 12 гә чаклы Петропавел Бистәсендә һәм 13.00 дән 15.00гә чаклы - Черемухово Бистәсендә.
Район халкын актив булырга чакырабыз, тәкъдимнәрегезне кертә һәм сезне кызыксындырган сорауларыгызны бирә аласыз.
Нет комментариев