Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Отчет тоталар

Бүгенгесе көндә балаларын тәрбияләү өчен тиешле шартлар булдыра алмаган 7 гаилә исәптә тора, мондый гаиләләрдә 13 бала яши. Ел дәвамында уңышсыз 5 гаилә булуы ачыкланган һәм исәпкә куелган, аларда балигъ булмаган 9 бала тәрбияләнә, 6 гаилә исәптән төшерелгән - монда балигъ булмаган 12 бала яши. Ачыкланган социаль-уңышсыз гаиләләр буенча документлар...

Бүгенгесе көндә балаларын тәрбияләү өчен тиешле шартлар булдыра алмаган 7 гаилә исәптә тора, мондый гаиләләрдә 13 бала яши. Ел дәвамында уңышсыз 5 гаилә булуы ачыкланган һәм исәпкә куелган, аларда балигъ булмаган 9 бала тәрбияләнә, 6 гаилә исәптән төшерелгән - монда балигъ булмаган 12 бала яши. Ачыкланган социаль-уңышсыз гаиләләр буенча документлар җыю эше алып барыла, гаиләдә килеп туган хәлләргә анализ ясала.

2014 елда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия 23 утырыш үткәргән, анда 93 эш карап тикшерелгән һәм гаеплеләр түбәндәгеләр өчен җаваплылыкка тартылган:
-балигъ булмаган балаларны карау, тәрбияләү, укыту буенча вазыйфаларны тиешенчә башкармау;
-балигъ булмаган балаларны алкоголь һәм составында спирт яки башны томаландыручы матдәләр (эчемлекләр) куллануга җәлеп итү;
-балалар сәламәтлегенә, аларның физик һәм психик үсешенә зыян салуны кисәтү буенча чараларны тәэмин итү таләпләрен үтәмәү;
-балигъ булмаган балаларның исерек хәлдә йөрүләре (булулары);
-хокук бозулар.
Карап тикшерелгән 26 эш буенча кисәтүләр чыгарылган, 52 се буенча 27000 сумлык штраф салынган, күптәнге булу сәбәпле 4 административ эш туктатылган.
Бүгенгесе көндә комиссиядә 9 яшүсмер профилактик исәптә тора, алар КДН-да һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклаучыларда контрольдә торалар, ай саен аларны яшәү, уку урыннары буенча тикшерәләр. Һәркайсына җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән.
Гаиләдәге уңышсыз хәлләр җинаять кылуның төп сәбәпләре булып тора. Уңышсыз гаиләләрне һәм социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаган балаларны ачыклау буенча эшләр хастаханәгә, мәктәпләргә, "Кайгырту" ХСХКҮнә йөкләнә.
12 ай эчендә дүрт ата- ана ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия ПДН, "Кайгырту" ХСХКҮ, опека һәм попечительлек, мәгариф бүлекләре белән берлектә уңышсыз гаиләләргә рейдлар үткәрәләр. Бүгенгесе көндә районда 207 - күп балалы, 24 - тәрбиягә алган, 28 - опекага бала алучы гаилә яши. Барлыгы 60 гаилә тикшерелгән, 8 гаилә кабат тикшерелгән.
Күчмә рейдлар кичке якта да, көндезләрен дә үткәрелә. Укыган урыннары буенча исәптә торучы балигъ булмаган балалар янына барыла, мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре белән әңгәмәләр үткәрелә. Бер елда балигъ булмаган 75 бала вакытлыча эшкә урнаштырылган, җәйге чорда - 30 бала эшкә урнаштырылган, аларга 34 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән - һәркайсы 1200 сум алган.
2014 елда хокук бозулар профилактикасына юнәлдерелгән чаралар үткәрелгән, болар: акцияләр, рейдлар, психолог белән әңгәмәләр, патриотик очрашулар, белешмәлекләр һәм буклетлар өләшеп лекцияләр үткәрүләр. Җәйге каникулда зур эшләр башкарылган, дип билгеләп үтте бездә, районда булып киткән балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина.
Комиссия утырышында КДН секретаре Анастасия Филиппова тарафыннан отчет тыңланганнан соң КДН әгъзалары сүз сорадылар.
-Балаларны яклау буенча комиссия тарафыннан күпме эш башкарылуын кемнәндер ишетеп кенә түгел, үзем беләм, әмма без бер генә баланың булса да фаҗигале төстә үлеменә юл куябыз икән, бу безнең эштә зур минус дигән сүз. Без исә балигъ булмаган баланың үз-үзенә кул салу очрагын хәтерлибез,- диде РҮХ педиатры Светлана Гыйззәтуллина һәм КДН эшенә үз бәясен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X