Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Программа үтәлә

Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышында "Районда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру" программасының үтәлеш нәтиҗәләре карап тикшерелде. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.

Утырышта район прокуроры Алексей Парамонов, ЭЭБ начальнигы Риват Сруров, ТР буенча РФ СУ СК Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Җәләлов катнашты.
Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча муниципаль программаны тормышка ашыру нәтиҗәләре турында район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников мәгълүмат җиткерде. Аның докладын Алексей Парамонов һәм ЭЭБ начальнигы урынбасары Григорий Шишкин тулыландырды. Район прокуроры 2016 елда коррупциягә кагылышлы гамәлләрнең 2015 елдагыдан азрак теркәлүен билгеләп үтте. Шулай да алар бар, нигездә дәүләт хезмәткәрләрен башка структураларга эшкә урнаштыруда, шулай ук дәүләт учреждениеләренең кадрлар хезмәте эшендә очраштыра һәм алар мәнфәгатьләр низагы тудырырга мөмкин.
Шуңа күрә кадрлар хезмәте хокук саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итүдә тагы да конкретрак эшләргә тиешләр. Григорий Шишкин коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне ачыклау һәм фаш итү буенча кирәкле чаралар билгеләнүен әйтеп узды. 2016 елда ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирергә маташуның өч очрагы ачыкланган (икесе - Түбән Камада яшәүчеләр, берсе - Казахстаннан). Үз вазыйфаи вәкаләтен арттырып җибәргән өчен ветеринария берләшмәсенең элеккеге начальнигы хөкем ителгән, Красный Октябрь һәм Черемухово АҖ-дә коррупцион юнәлештәге тәртип бозулар ачыкланган (Әлеге АҖ башлыклары эштән азат ителгән).
Агымдагы елда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан мәгариф, җирле үзидарә, ТКХ, сәламәтлек саклау системаларында тикшерүләр үткәрү планлаштырыла.
Комиссия әгъзалары шулай ук вазыйфаи бурычларны башкарганда шәхси кызыксыну туу турындагы (алар мәнфәгатьләр низагы китереп чыгарырга мөмкин) өч белдерү кәгазен (уведомление) карап тикшерделәр.
Утырыш азагында 2017 елга эш планы расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев