6 октябрьдә барлык район буенча “Урман утырту көне“ булып үтте. Анда районның байтак кына оешма һәм учреждениеләре катнашты.
Район буенча барлыгы 900 гә якын төрледән-төрле агач һәм куак үсентеләре утыртылган, шул исәптән Яңа Чишмәдә – 250 гә якын.
Безнең паркларны һәм аллеяләрне 200 дән артык миләш, 100 гә якын чыршы, 200 дән артык нарат, 100 каен һәм башка төр агачлар бизәп торачак.
Нет комментариев