Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Сак булыйк!

Быел март азагында Казан-Оренбург автомобиль юлында ЮТҺ булып, анда безнең район балалары зыян күргән иде.

Алдан бирелгән мәгълүматларга караганда, Горшково авылы ягыннан килүче ВАЗ-11183 автомобиле төп юлдан килүче транспортка өстенлек бирмичә (үткәреп җибәрмичә), комачаулык тудырган һәм РҮХ-нә медицина тикшеренүенә балалар алып килүче (рульдә Ленино мәктәбе укытучысы була) "Лада-219110" автомобиле белән бәрелешкән. ЮТҺ нәтиҗәсендә ВАЗ пассажиры - хатын-кызның күкрәк (түш) сөяге сынган һәм Яңа Чишмә РҮХ-гә китерелгән. Ә "Лада"дагы ике кыз (Ленино мәктәбе укучылары) төрле травмалар алганнар, сәламәтлекләренә җиңелчә зыян килгән. Бу 2017 елның июнь башларында үткәрелгән суд-медицина экспертизасы нәтиҗәсендә ачыкланган.
ЮХИДИ бүлеге тагын бер кат исегезгә төшерә: балалар мәктәп автобусларында гына йөрергә һәм аларны укытучылар озата барырга тиеш.
Айрат Сатдаров,
ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев