Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Салымнар – авыл җирлекләре бюджетының мөһим өлеше

Совет һәм башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары катнашында киңәшмә булып үтте, анда районның финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча 2017 елның 7 аена нәтиҗә ясалды

.
Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы Чабаксар АҖ башлыгы Сергей Моляковны туган көне белән котлады.
Район Советының оештыру бүлеге начальнигы Елена Холина 2017 елның 21 июлендә булып үткән киңәшмәдәге беркетмәнең үтәлеше турында җиткерде. Беркетмәдәге барлык пунктлар билгеләнгән срокка башкарылган, ә үтәлеш турындагы информацияләр җаваплы шәхесләрнең чыгышларында яңгырады.
Район Советының гомуми бүлек начальнигы Екатерина Шолгина АҖ башкарма комитетларына гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында хәбәр итте. Халык күбрәк су белән тәэмин итү торбаларының тишелүе, юлларны чистарту кебек мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә. Аның чыгышында терлекләргә кагылышлы шикаятьләр булмады, димәк мондый күренешләр сирәк булган. Әйтергә кирәк, әлеге мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләрнең аз булуы халыкның шикаять белдереп аруыннан гына ( бигрәк тә кәҗәләр асраган хуҗаларга), баксаң, бу проблема кала бирә.
Районның контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин Зирекле, Шахмай һәм Яңа Чишмә авыл җирлекләрендә ягулык-майлау материаллары чыгымы турындагы информация белән чыгыш ясады, монда документларның дөрес алып барылмавы, ә кайбер саннар гомумән "түшәмнән" алып язылган булуы билгеләп үтелде. БЯСМ-дә арендага бирелгән бинаны тикшергәндә дә саннарда туры килмәү очраклары ачыкланган. Ул шулай ук авыл клубларының эш режимын тикшерү нәтиҗәләре турында да сөйләде. Монда түбәндәге тәртип бозулар ачыкланган: Екатерина Бистәсендә клуб идән буяу өчен ябылган, ә бу хакта белдерү язып эленмәгән; Чув. Чабаксар МЙ-да ут яна, ә ишекләре бикле, Шахмай МЙ-да җәйге чорга эш режимын үзгәрткәннәр, монда да бу хакта белдерү юк.
Мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев райондагы алты белем бирү учреждениесен бетерүдә юридик кыенлыклар турында сөйләде. Бу эш алып барыла, тик регламентлаштырылган вакыт таләп итә.
Быелгысы елның 7 аенда Петропавел АҖ бюджетының үтәлеше турында АҖ башлыгы Дмитрий Никитин сөйләде. Ул, аерым алганда, эшкә яраклы 410 кешенең 100 дән артыгы районнан читтә эшли, ә алардан АҖ бюджетына керем керми, дип билгеләп үтте. Район үзәгендә эшләүче 11 кешедән дә, КФХ-ларда эшләүче 93, сәнәгатьтәге - 54 кешедән, шулай ук эшләмәүче гражданнардан да НДФЛ керми. Шулай итеп, НДФЛ буенча башкарма комитет бюджетының керемнәр өлешендәге еллык план нибары 104 мең сум гына тәшкил итә, барлык төр салымнар буенча тулаем керем һәм үзара салым акчалары 1955,5 мең сум тәшкил итә.
Үзара салым акчаларына урам яктырткычларына ремонт ясалган, Андреевкадагы чишмәне төзекләндерү өчен материал сатып алынган, юлларны ремонтлауга оешма белән контракт төзелгән.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина отчет чорында район бюджетының үтәлеше турында хәбәр итте.
Районның керемнәр буенча берләштерелгән бюджеты 312,2 млн сумга башкарылган (еллык план 452,3 млн. сум).
Үзкеремнәр керү буенча авыл җирлекләре бюджеты 62%ка үтәлгән. 15 авыл җирлеге арасыннан тугызысы планны үтәгән. Акъяр, Екатерина, Зирекле, Ленино, Петропавел һәм Шахмай АҖдә план үтәлмәгән. Сәбәбе - салымнар буенча бурычлары булуда, аларны тиз арада бетерергә кирәк.
Районның берләштерелгән бюджет чыгымнары 64%ка башкарылган. Үзара салым буенча җыелган акчалар хисабына АҖ бюджетларының чыгымнар өлеше 47%ка үтәлгән.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова милекне исәптән чыгару, аренда түләүләре керү, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү; аукционда җир участокларын һәм муниципаль милекне сату буенча информация ясады.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова җыелучыларга социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бүлеп бирелүе турында хәбәр итте.
Киңәшмә азагында район башлыгы Вячеслав Козлов электр энергиясен һәм башка ресурсларны экономияләү, эшне, шулай ук бухгалтерия хисабын җаваплы төстә алып баруга кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев