Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Татарстан халыкларының III нче съездына делегатлар сайланды

Яңа Чишмә муниципаль район Советы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышына АҖ башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре һәм учреждение җитәкчеләре чакырылган иде.

Утырышта район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР-да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан халыкларының телләрен үстерү һәм мәдәният Идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина катнашты.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк районда дәүләт милли сәясәте Концепциясен тормышка ашыруның барышы турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул Яңа Чишмә районында яшәгән халыкның милләтара мөнәсәбәтләре һәм этномәдәни үсеше өлкәсендәге эшләргә тәфсилле анализ ясады.
Районда 14200ләп кеше яши. Шуның 50,9%-ы - урыслар, 43,4% - татарлар, 4,1% - чуашлар һәм 1,6% - башка милләт халкы. 2017 - 2020 елларга районда милли сәясәтне тормышка ашыру буенча муниципаль программаны тормышка ашыруга 7,9 млн. сум күләмендә финанслау каралган. Программаны тормышка ашыруның төп бурычы булып рус, татар, чуаш телләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру тора.
Татар балаларын үз туган телләрендә тәрбияләү һәм белем бирү район буенча тулаем алганда 72,4% тәшкил итә (район үзәгендә - 44%, ТР буенча - 43%). Үткән еллар белән чагыштырганда уңай динамика күзәтелә. Күп укучылар фәнни-гамәли конференцияләрдә, татар теле буенча республика олимпиадаларында актив катнашып, җиңеп чыгалар.
Районда Туган тел көненә, Славян мәдәнияте һәм язмалары көненә, Рус теле көненә, Халыкара туган телләр көненә һ.б. багышланган чаралар бик актив һәм оешкан төстә уза. Төрле милләт балалары ял итүче сәламәтләндерү лагерында профильле сменалар үткәрелә, Призывник көнендә православие һәм мөселман конфессияләре вәкилләре изге теләкләрен җиткереп чыгыш ясыйлар, "Йолдызлык" фестивалендә районда яшәүче барлык милләт балалары да катнаша. Чыгыш ясаучы шулай ук мәдәният, спорт, хәрби - патриотик тәрбия бирү өлкәләрендә дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру буенча үткәрелә торган эшләр, үткәрелгән "Нәүрүз", "Сабантуй", "Республика көне" , "Питрау", "Уяв", "Каравон" милли бәйрәмнәре турында да әйтеп үтте, аларда барлык милләт кешеләре дә актив катнаша.
Җәмәгать оешмалары белән берлектә шулай ук безнең районда яшәүче халыкларның дини, гореф-гадәтләренә кагылышлы бәйрәмнәр дә үткәрелә.
Милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендә хәлләрнең тотрыклы булуы һәм дингә нигезләнгән низагларның булмавы шушы максатка ирешү буенча үткәрелә торган барлык чараларның нәтиҗәсе булып тора. Шундый чаралар үткәрү районның имиджын тудыра: анда ныклы гражданнар иминлеге, үзара аңлашу, халыкларның килешеп яшәве, мәдәни төрлелекне саклау өчен уңай шартлар тудыру чагылыш таба.
- Бу юнәлештә үткәрелә торган барлык эшләр дә актив, тәгаен һәм максатка юнәлтелгән булырга тиеш, - дип искәрде район башлыгы Вячеслав Козлов.
Гөлшат Нигъмәтуллина үз чыгышында милли сәясәт буенча республикада үткәрелгән эшләргә кагылды, гомум әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл иткәндә принципиаль якын килү һәм актив эш алып барганнары өчен яңачишмәлеләргә рәхмәт белдерде.
Утырышта совет секретаре Светлана Мартышова 2016 елда Иҗтимагый совет башкарган эш турында хисап тотты, шулай ук 2017 елга эш планы расланды.
Утырыш азагында 2017 елның 22 апрелендә Казанда узачак Татарстан халыкларының 3 нче съездына делегатлар сайланды. Безнең районнан съездга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин, "ТР-да урыс милли-мәдәни берләшмәсе" РИҖ җирле бүлеге рәисе Михаил Демидов, Бөтендөнья Татар Конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Камил Хәйруллин, районда чуаш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Владимир Охотников һәм райондагы керәшеннәрнең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Светлана Питеркина делегат булып барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев