Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Татарстанда “Яшь гвардия“нең җиденче конференциясе

20 декабрьдә Казанда "Бердәм Рәсәй"нең "Яшь гвардия" БИО региональ бүлегенең 7 нче отчет-сайлау конференциясе үтте, анда ТР Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП-нең ТРБ секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Безнең яшьгвардиячеләр "Бердәм Рәсәйнең" "Яшь гвардия" БИО-ның җирле бүлеге җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт Советы каршында Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы Ирина Иванова җитәкчелегендә...

20 декабрьдә Казанда "Бердәм Рәсәй"нең "Яшь гвардия" БИО региональ бүлегенең 7 нче отчет-сайлау конференциясе үтте, анда ТР Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП-нең ТРБ секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Безнең яшьгвардиячеләр "Бердәм Рәсәйнең" "Яшь гвардия" БИО-ның җирле бүлеге җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт Советы каршында Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы Ирина Иванова җитәкчелегендә конференция делегатлары булдылар.
"Быел сентябрьдә узган сайлауларда яшьләр үзләрен битараф булмаган, креатив, иң мөһиме - оешкан сайлаучылар итеп таныттылар. Өстәвенә әле алар сайлауларга килеп тавыш бирү белән генә чикләнмәделәр, үзләре дә сайлау процессында катнаштылар, үзләрен кандидат сыйфатында тәкъдим иттеләр", - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы. Татарстанда "Яшь гвардия"нең региональ штабы җитәкчесе Ксения Владимировна (ул икенче мәртәбә 2 ел срокка сайланды) ике ел эчендә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады.
Конференциядә "Бердәм Рәсәй"нең "Яшь гвардия" БИО Координация Советы рәисе Денис Давыдов та катнашты, ул оешманы республикада гына түгел, бөтен илдә төрле яшьләрне тарту (җәлеп итү) үзәге булырга тиеш, дип ассызыклады.
"Яшь гвардия" активы өчен ел да үткәрелә торган "Без булдырабыз" дип аталган укыту сменасы оештырылды, аның барышында яшьләргә дебатлар алып бару, социаль челтәрләрдә эшләү, низаглы хәлләрдә эш итү, дөрес итеп пресс-конференцияләр үткәрү турында мастер-класслар күрсәтелде.
Смена азагында яшь гвардиячеләргә уку-өйрәнүләр узу турында сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев