Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

ТР Дәүләт Советы депутаты Интернат-йортта булды

25 ноябрьдә Яңа Чишмә Картлар йортында ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, депутат ярдәмчесе Диляра Сарахиева, район башлыгы Вячеслав Козлов, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова булып киттеләр.

Кунаклар интернат-йортта яшәүчеләр белән аралаштылар. Картлар йорты директоры вазыйфасын башкаручы Ольга Шилова учреждениенең тормышы һәм проблемалары турында сөйләде, ашханәне, актлар залын, кеше тора, гыйбадәт кыла торган, дәвалау физкультурасы үтә торган бүлмәләрне, медицина кабинетын, теплицаны күрсәтеп йөрде. ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов Интернат-йортның Попечительләр советына керде, киләчәктә ул шушы учреждениегә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев