Муниципаль хәбәрләр
Ветеран өчен иң җылы яңа ел
Черемухово Бистәсеннән 82 яшьлек Надежда Николаевна Осипова быел иң җылы Яңа елын каршы алды.
Балачактан инвалид Надежда атлы карчык озак еллар салкын өйдә яшәп, кайчандыр үз өендә мич якмыйча да җылы буласына ышанмаган да. Ярдәм көткән җирдән - район башлыгы Вячеслав Козловтан килгән. Аның күрсәтмәсе буенча инвалид гаиләсенә матди ярдәм бүлеп бирелгән, ә өйгә җылылык кертү өчен тиешле хезмәтләрдән белгечләр җибәрелгән. Һәм менә ул күптән көткән бәхет - Надежда Николаевна 2014 елны җылы өендә каршылый һәм авыл җирлеге башлыгы Елена Корнева белән опека һәм попечительлек белгече Елена Патрикеевага рәхмәт укый. Алар ярдәм итмәсә, инвалидның проблемалары турында кем белер иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев