Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Яңа автомобильләр

Декабрь азагында Казанда Татарстан муниципаль берәмлекләр Советының 9 нчы Съезды булып узды, анда республиканың муниципаль берлекләре эшкә йомгак ясады. Съезд үз эшен башлаганчы Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен үткәрелә торган республика смотр-конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. ТР Президенты исеменнән конкурста җиңүчеләргә хезмәт урынында файдалану өчен 100 җиңел автомобиль ("Шевроле...

Декабрь азагында Казанда Татарстан муниципаль берәмлекләр Советының 9 нчы Съезды булып узды, анда республиканың муниципаль берлекләре эшкә йомгак ясады.
Съезд үз эшен башлаганчы Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен үткәрелә торган республика смотр-конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
ТР Президенты исеменнән конкурста җиңүчеләргә хезмәт урынында файдалану өчен 100 җиңел автомобиль ("Шевроле Нива" ачкычлары) тапшырылды.
"Бүгенгесе көндә республикада тормышка ашырылучы бөтен программаларыбыз муниципалитетларның эше белән бәйле. Без сезнең эшегезнең катлаулы булуын беләбез һәм бәялибез", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында. - Бу автомобильләр сезнең эшегездә тизрәк хәрәкәт итәргә һәм нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк. Сезнең абруегыз да шушы шәп автомобильләргә тәңгәл килер, дип уйлыйм, - диде ул.
ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, бүгенгесе көндә шундый смотр-конкурслар нәтиҗәсендә муниципаль берәмлекләргә 1018 автомобиль тапшырылды, дип белдерде.Автомобиль алучылар арасында безнең районнан Тубылгы Тау авыл җирлеге башлыгы Фәнил Исмәгыйлов та бар иде.
Яңа автомашина һәрвакыт төзек булсын һәм авыл җирлеге мәнфәгатьләрен кайгыртып, ихтыяҗларны һәм проблемаларны хәл итүгә хезмәт итсен дип телибез.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев