Район башкарма комитеты Яңа елга район оешмалары һәм предприятиеләренең иң әйбәт бизәлешенә конкурс үткәрү турында күрсәтмә чыгарды.
Конкурсның максаты - район үзәгендә һәм районның торак пунктларында бәйрәм рухы булдыру, яңа ел бәйрәмнәре чорына оешмалар һәм учреждениеләр тирәсен төзекләндерү-бизәү.
Конкурс 4 номинация буенча үткәрелә:
-сәүдә предприятиеләрен (кибет, кафе, аптека, АЗС) матур итеп комплекслы бизәү;
-белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен комплекслы бизәү;
-оешмалар, учреждениеләр, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмалары биналарын комплекслы бизәү;
-авыл җирлекләрендә мәдәни-күңел ачу мәйданчыкларын комплекслы бизәү.
Конкурста җиңүчеләр өчен премияләр каралган:
1 урынга - 5-7 мең сум.
2 урынга - 3-5 мең сум.
3 урынга - 2-4 мең сум.
Һәр номинация буенча 16 мең сум күләмендә акча каралган. Йомгак районның Төп чыршысын ачканда ясала.
Конкурсның нигезләмәләре белән Яңа Чишмә муниципаль район сайтыннан таныша аласыз.
Нет комментариев