Минтимер Шәймиев Татарстанның югары вазифаи заты өчен «Рәис» атамасын хуплады
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев депутатлар республика җитәкчесе вазифасына тәкъдим иткән яңа атаманы кабул итәргә өндәде. Бу хакта ул бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында сөйләде.
«Хәзер вазгыять җиңелләрдән түгел. Безгә хәзер бердәмлек кирәк. Гел шуңа омтылып, шул ук вакытта республиканың йөзен саклап калырга да тырыштык. «Татарстан Республикасы Рәисе» - югары вазифаи зат» тәкъдиме белән таныштым. Татарстан Конституциясенә бу вариант әйбәт булыр иде, чөнки республика дәрәҗәсе кала. Югары вазифаи зат атамасы һәрвакыт четерекле сорау булды. Ул вакытларны барыбыз да кичердек, беләбез», - диде Минтимер Шәймиев.
Ул бу мәсьәләгә битарафлык булмавын, республика өчен борчылу булганын билгеләп узды. 2000 елның 13 декабрендә үк Дәүләт Думасына Россия төбәкләре җитәкчеләре атамасында «президент» сүзен куллануны тыю турында федераль закон проекты кертелгәнен искәртте. «Мин дә, барыбыз кебек үк, шул 2000 елгы вакыйгаларның шаһиты булдым. Ул вакытта да җиңел түгел иде», - диде.
Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, хәзерге Президентка үз вазифасында эшләп бетерергә мөмкинлек бирергә кирәк. «Безнең Татарстанда бөтен халык сайлап куйган Президентыбыз бар, аңа шул Президент вазифасында эшләп бетерергә кирәк. Без бит хәзер бу мәсьәләдә референдум уздыра алмыйбыз, моңа ихтыяҗ да юк. Безгә федераль үзәк белән уртак тел табу мөһим», - диде Минтимер Шәймиев.
«Глава-раис» атамасы миңа әйбәт кебек тоела. Бу вазгыятькә туры килә торган төшенчә. Рус теллеләр өчен «глава» мәгънәсендә, татар телендә «рәис» буларак дөрес кабул ителә», - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев