Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

РПФ 1 майдан 8-17 яшьлек балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа пособиеләр түләү өчен гаризалар кабул итә башлый

8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа төр пособиеләр түләү буенча гаризаларны кабул итү 2022 елның 1 маенда башлана.

Әлеге түләү 1 апрельдән үк билгеләнәчәк. Ягъни, гаризаны 1 майдан соң тапшырган гаиләләр акчаны берьюлы ике ай - апрель һәм май өчен дә алачак. Шунысы мөһим, балага 8 яшь апрель аенда инде тулган булырга тиеш.

Пособие алуның төп шарты - гаилә кеременең аз булуы. Түләү керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә  генә билгеләнәчәк.

Яңа түләүнең суммасы да керемгә бәйле. Ул төбәктә билгеләнгән балалар  яшәү минимумының 50, 75 яки 100%ын тәшкил итәргә мөмкин. Түләүнең база күләме - 50%, ил буенча бу - уртача 6 150 сум. Әгәр дә гаиләнең кереме әлеге түләүне исәпкә алганнан соң да яшәү минимумыннан кимрәк булса, пособие балалар яшәү минимумының 75%ы күләмендә билгеләнәчәк. Әгәр дә гаиләнең кереме аннан соң да яшәү минимумыннан кимрәк икән, пособие максималь күләмдә - яшәү минимумының 100%ы дәрәҗәсендә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев