Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

2022 елда Татарстан Пенсия фонды белгечләре РПФның рәсми аккаунтларында 13 меңнән артык консультация биргән

Татарстан Республикасы буенча РПФ белгечләре ел башыннан алып бүлекчәнең «ВКонтакте»дагы рәсми аккаунтында 13 меңнән артык консультация биргәннәр һәм Telegram-каналда 1 меңгә якын мәкалә урнаштырганнар.

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие билгеләү һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турындагы сораулар (9 меңнән артык консультация) «Татарстан Республикасы буенча РФ Пенсия фонды» төркеменә язылучылар арасында иң популяр сораулар булып кала. Пенсия акчалары (пенсия белән тәэмин итү) һәм ана капиталы акчаларыннан түләүләр буенча социаль челтәрләрдә 4 меңгә якын консультация бирелгән.

РПФның Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе шуны искәртә - Фонд тематикасына кагылышлы мәгълүматларны Telegram-каналдан да алырга мөмкин, быел анда шулай ук фондның https://t.me/pensionfond рәсми каналы да булдырылган. Шул исәптән региональ яңалыклар https://t.me/PFRTATARbot каналында урнаштырылган, ә сорауларны «телеграм-бот»ка (PFRTATARbot) бирергә мөмкин.

«Telegram-каналга язылып, гражданнар иң актуаль яңалыкларны беренче булып белә, мөһим сорауларга тиз арада җаваплар, пенсия һәм социаль законнарга аңлатмалар ала һәм иң дөрес мәгълүматларда хәбәрдар була алачаклар. Бу исә аларга әлеге теманы яктыртучы чит аккаунтларда урнаштырылган тикшерелмәгән һәм күпчелек очракларда дөреслеккә туры килми торган мәгълүматлар алудан сакланырга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үткән Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев