2022 елның гыйнварыннан өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләрен бер төрдән икенчесенә күчерү автомат рәвештә башкарыла
ТР Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарны автомат рәвештә яңа төр пенсия алуга күчерәчәк, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз туендыручысын югалту буенча пенсия алучы 80 яшьлек пенсионерлар турында бара.
Исегезгә төшерәбез, картлык буенча пенсия алучы гражданнарга, 80 яшь тулгач, арттырылган фиксацияләнгән түләү билгеләнә, бу пенсиягә шактый акчалата өстәмә бирә. 2022 елда - 6564,31 сум. Бу картлык буенча иминият пенсияләрен алучыларга гына кагыла, туендыручысын югалткан очракта пенсия алучылар үзләре өчен тагын да отышлырак пенсия төренә гариза буенча гына күчә ала иде.
«2022 елның гыйнварыннан пенсия фонды белгечләре пенсия эше (пенсионное дело) материаллары буенча мәгълүматны үзләре тикшерәчәк һәм мөстәкыйль рәвештә күчерәчәк, әгәр дә 80 яшьлек гражданинның пенсия күләме, чыннан да, арта барса», - дип билгеләп үтте клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Хиразева.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, 80 яшь тулган пенсионерлар үзләрен карау буенча 1200 сум күләмендә түләүләр ала алачак, ул ай саен башкарыла һәм караучы гражданинга аның Пенсиясе белән бергә күчерелә. Шул ук вакытта пенсионерны караучы кешегә иминият стажы һәм һәр ел өчен 1,8 балл исәпләнәчәк. Бу түләүне билгеләү өчен РПФга мөрәҗәгать итәргә кирәкми, РПФ сайтында шәхси кабинет аша 2 гариза язарга кирәк, бер гариза - үзен карарга ризалык биргән өчен һәм икенчесе – эшләмәүче, эшкә яраклы гражданинның өлкән кешене караган өчен компенсация түләү билгеләүгә.
2022 елның 1 мартына Яңа Чишмә районында 80 яшьтән өлкәнрәк 631 пенсионер исәптә тора, аларның 623енә үзләрен карау (тәрбияләү) буенча компенсация билгеләнгән, 3 кеше караудан баш тарткан, 5 кешегә – карау мөмкинлеге бирү турында хәбәр ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев