Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
РПФ аңлата

3нче төркем инвалид картлык буенча пенсияне кайчан рәсмиләштерә ала

Укучының соравына клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хираҗева җавап бирә.

- 3нче төркем инвалидлар картлык буенча пенсиягә гариза язып чыгарга мөмкин. Әгәр алар пенсия билгеләү турында гариза бирсәләр, гариза бирмичә чыгудан аермалы буларак (1 һәм 2 төркем инвалидлар) аларның картлык буенча иминият пенсиясенә иртәрәк чыгу мөмкинлеге барлыкка килә (аны билгеләү хокукы булган очракта). Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү хокукы 1960 елда туган ир-атлар өчен 61,5 яшьтә һәм 1965 елда туган хатын-кызлар өчен 56,5 яшьтә беркетелгән. Күрсәтелгән елларда туган гражданнар (туган көннәре беренче яртыеллыкка туры килсә) пенсия билгеләү турында гариза белән 2021 елның икенче яртыеллыгында ук мөрәҗәгать итә алалар. Шул ук вакытта аларның иминият стажлары 12 елдан да ким, ә шәхси пенсия коэффициенты зурлыгы 18,6дан да ким булмаска тиеш.

Картлык буенча пенсия билгеләү өчен кирәкле шартлар булмаганда, инвалидлык буенча пенсияне түләү аларга картлык буенча социаль пенсияне билгеләү вакыты килеп җиткәнче (ир-атларга 70, ә хатын-кызларга 65 яшь тулганчы) дәвам ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев