Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык яңа түләүләр

Айлык түләү аз керемле гаилә әгъзасының берсенә бирелә (аның кереме ТРда билгеләнгән 10756 сумлык яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта).

Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән билгеләнәчәк. Аны алыр өчен ата-анадан (законлы вәкилдән) бары тик дәүләт хезмәтләре порталы яки КФҮ аша гариза бирү таләп ителә. Барлык кирәкле мәгълүматлар Пенсия фонды тарафыннан мөстәкыйль рәвештә сорала.
Яңа түләүнең суммасы керемгә бәйле. Ул төбәктә билгеләнгән балалар яшәү минимумының 50, 75 яки 100%ын тәшкил итәргә мөмкин. Түләүнең база күләме - 50%, бу - 5216,5 сум. Әгәр дә гаиләнең кереме әлеге түләүне исәпкә алганнан соң да яшәү минимумыннан кимрәк булса, пособие 75% күләмендә (7824,75 сум) билгеләнәчәк. Әгәр дә гаиләнең кереме аннан соң да яшәү минимумыннан кимрәк икән, пособие максималь күләмдә -100% (10433 сум) булачак.
Пособие билгеләү турындагы карар Пенсия фондына гариза бирүченең гаризасы һәм оешмалар тарафыннан гариза бирүченең башка документлары кергән көннән алып 10 эш көне дәвамында чыгарыла. Әгәр дә Пенсия фондына оешмалардан мәгълүмат яки мөрәҗәгать итүчедән түләү хокукын раслаучы документлар килмәсә, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә чаклы озайтылырга мөмкин.
 Беренче акча күчерү түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә башкарыла. Алга таба акчалар пособие түләнә торган айдан соң килүче айның 1 нче числосыннан 25нә кадәр күчерелә.
Түләү 12 айга билгеләнә, әмма бала 17 яшькә җиткәнче генә.
1 октябрьгә кадәр бирелгән гаризалар буенча түләү 2022 елның 1 апреленнән башкарылачак, әмма балага 8 яшь инде тулган булырга тиеш.
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр «МИР» картасы буенча банк счетларына, шулай ук Россия почтасы аша өйгә дә килергә мөмкин.
Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаны рәсмиләштергәндә банк карталарының мәгълүматларын игътибар белән тутырырга кирәк, шул ук вакытта картаның номерын түгел, ә картаның счет номерын күрсәтергә кирәк.
Бирелгән гаризаның статусын РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта да тикшерергә була, анда РПФга өстәмә документлар бирү кирәклеге турындагы хәбәр дә киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев