Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РПФ аңлата

877 яңачишмәле электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган

2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып баруга күчү башланды. Яңа Чишмә районы буенча 877 кеше, ягъни эшләүчеләр гомуми санының 25%ы электрон хезмәт кенәгәсен (ЭХК) сайлаган.

Хезмәт кенәгәсе - ул хезмәт эшчәнлеген һәм кешенең стажын раслый торган төп документ.

Кәгазь яки электронмы - хезмәт кенәгәсенең нинди булуын сайлау хокукы үзебездән тора. Әмма үзебез алган яңа тәҗрибә безне акрынлап экономияле һәм уңайлы вариантка - дистанцион хезмәтләрдән файдалануга этәрә.

«Электрон кенәгәнең төп өстенлеге - документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге. Яңа эшкә урнашкан вакытта, ЭХКдан  өземтә алып, эш бирүчегә җибәрүе дә җитә», - дип билгеләп үтте клиент хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева.

Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматларны РПФ сайтындагы (www.pfr.gov.ru) шәхси кабинетта яки дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) алып була.

Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны үз эченә алган электрон өземтә pdf-форматта формалаштырыла һәм РПФ төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон култамгасы белән раслана.

Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, ә кирәк булганда бастырып чыгарырга яки электрон почта аша җибәрергә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев