Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Ана капиталы суммасы турындагы мәгълүматны каян карап була

Мин ана капиталы акчаларын кулланып фатир сатып алырга җыенам, әйтегез әле, капитал суммасы турындагы мәгълүматны каян карап була? Моны дистанцион рәвештә эшләп буламы?

Укучының соравына ТР Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева җавап бирә.
- Пенсия күләме һәм ана капиталы акчалары турында белешмәләр бирү- Россия Пенсия фонды тарафынан гражданнарга күрсәтелә торган иң кирәкле  хезмәтләрнең берсе. Күпчелек очракларда әлеге документны алыр өчен гражданнар Пенсия фондының территориаль органнарына шәхсән мөрәҗәгать итә. Әмма моны эшләү мәҗбүри түгел. Бүгенгесе көндә бу мәсьәләне хәл итү өчен гражданинга дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү һәм расланган исәпкә алу язмасы булуы да җитә.
Ана капиталы акчаларының күләме турында дистанцион рәвештә белешмә алу өчен РПФ сайтындагы (https://es.pfrf.ru) «Шәхси кабинет»ка яки Бердәм дәүләт хезмәтләре порталына (https://www.gosuslugi.ru) керергә кирәк. Белешмә РПФ төбәкара мәгълүмат үзәгенең квалификацияле электрон култамгасы белән расланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев