Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Балаларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр

15 июльдән 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаризалар кабул ителә башлый

6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак, шул ук вакытта, балага 6 яшь 2021 елның 1 сентябренә кадәр тулырга тиеш, - дип хәбәр итә РПФның Яңа Чишмә районы буенча бүлек җитәкчесе Лилия Хираҗева.
Түләүләр шулай ук төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18-23 яшьлек физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга да каралган.
 Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында бирергә яки Пенсия фондының клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин.
Ата-аналарның күбесенә гаризаны тутырырга туры килмәячәк - ул автомат рәвештә формалаштырылган һәм РФ Дәүләт хезмәтләре Порталында ата-аналарның шәхси кабинетларына җибәрелгән. Түләү рәсмиләштерүне тәмамлау өчен аларга мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә (шул исәптән банк реквизитларын да) һәм боларның барысын да алга таба эшкәртүгә ризалыкларын расларга гына кирәк.
Автомат рәвештә тутырылган гаризалар ата-аналарның шәхси кабинетларында инде 11 июльдән үк барлыкка килә башлады, шул исәптән узган ел балаларга түләү рәсмиләштерү өчен кәгазь гаризалар тапшырганнарның да.
Гаризаларны кабул итү 15 июльдән башлана һәм өч ай ярым (октябрь ахырына кадәр) дәвам итәчәк. Гариза 5 эш көне, аерым очракларда 10 эш көне дәвамында карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X