Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Балалы гаиләләргә универсаль пособие

Лилия Хираҗева хезмәт алучы Светлана Поварницина белән әңгәмә кора.

2023 елның 1 гыйнварында Россиядә балалы гаиләләргә яңа универсаль пособие кертелә. Бу хакта аңлатма эзләп без Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хираҗевага мөрәҗәгать иттек.

-Яңа пособие нидән гыйбарәт?

- Универсаль пособие бүгенгесе көндә гамәлдә булган 6 ярдәм чарасын берләштерәчәк, болар:  йөклелекнең башлангыч чорында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызга айлык пособие, ана булу сәбәпле, вакытлыча эшләмәүче, мәҗбүри рәвештә социаль иминләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга баланы карау буенча пособие, беренче бала туу (баланы уллыкка алу) белән бәйле һәм ул 3 яшькә җиткәнче бирелә торган айлык түләү, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык  түләү, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык пособие, икенче бала туу (баланы уллыкка алу) белән бәйле рәвештә ул 3 яшькә җиткәнче айлык түләү (федераль һәм региональ бюджет акчаларын җәлеп итмичә ана капиталы акчалары исәбеннән бирелә).

- Универсаль пособие сорап кемнәр мөрәҗәгать итә ала?

- Пособие җан башына уртача керемнәре РФ субъектында яшәү урыны буенча билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган йөкле хатын-кызларга һәм 17 яшькә кадәрге балалар үстергән гаиләләргә бирелә. 2023 елга яшәү минимумының фаразланган күләме - 12 219 сум тәшкил итәчәк (ягъни 12 айда 1 гаилә әгъзасының уртача кереме - 146 628 сум булачак.)

- Универсаль пособие билгеләү шартлары нинди?

- Бу очракта 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүне билгеләү шартлары тулысынча диярлек кабатлана. Универсаль пособиегә хокукны билгеләгәндә мохтаҗлыкка комплекслы адреслы бәя бирелә. Күчемле һәм күчемсез милек, кертемнәрдән керемнәр булу-булмавы, шулай ук универсаль пособие алу хокукына ия булучы затның һәм аның гаиләсендә хезмәткә сәләтле әгъзаларның керемнәре юклыгының сәбәпләре исәпкә алына. Керемнәрнең булмавын объектив тормыш хәлләре белән аңлатып булган очракта, «нуль кереме» кагыйдәсе кулланыла.

- Пособие нинди күләмдә билгеләнә?

- ТРдагы балалар өчен айлык түләүнең база күләме яшәү минимумының 50 %ын тәшкил итә - 5 926 сум (ТРда балага яшәү минимумының фаразланган күләме - 11 852 сум).

Балалар өчен яшәү минимумының 50 %ы күләмендәге айлык түләүне исәпләгәндә, гаилә әгъзаларының уртача керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булып чыкса, түләү күләме 75 %ка кадәр арттырылачак. Бу очракта ул 8 889 сум тәшкил итәчәк.

Балалар өчен бер яшәү минимумы күләмендәге айлык түләү (11 852 сум) гаиләнең уртача кереме пособиене яшәү минимумының 75 процент күләмендә исәпләгәннән соң да ТРдагы яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнә.

17 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарга универсаль пособие 12 айга билгеләнә, ләкин ул балага 17 яшь тулганчы гына дәвам итәчәк.

Йөкле хатын-кызлар өчен шул ук градация ( 50-75-100%) каралган, ләкин пособие күләме эшкә яраклы халык өчен региональ яшәү минимумыннан исәпләнә.

- Универсаль пособиенең өстенлекләре нидә?

- Универсаль пособиене кертү белән, балалы мохтаҗ гаиләләргә хатын-кыз йөклелегенең башлангыч чорыннан алып, баласы 17 яшькә җиткәнче бердәм, адреслы ярдәм күрсәтеләчәк. Йөкле хатын-кызлар өчен пособие күләме арта: 50 % булган, ә хәзер гаилә керемнәренә карап - 50, 75 яки 100 % булачак. 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә берьюлы 2 түләү алырга мөмкин: бюджеттан универсаль пособие һәм ана капиталыннан түләү.

- Түләүләр алучыларга гыйнварда универсаль пособие алу өчен гариза бирергә кирәкме?

- Элек түләүләр алган яки 2022 ел ахырына кадәр туган балаларга инде билгеләнгән түләүләрдән универсаль пособиеләргә күчүне тәэмин итү өчен   сакланыш нормасы (сохранная норма) карала. Бер балалы гаиләләр балалары 3 яшькә җиткәнче түләүләрне иске шартларда ала алачак. Мондый гаиләләр барлык чорда да универсаль пособие алу хокукына ия.

- Пособие билгеләү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

- Пособиене билгеләү өчен гариза электрон рәвештә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша, КФҮгә һәм Социаль фондның территориаль органнарына шәхсән мөрәҗәгать итеп бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев