Балалы гаиләләргә яңа пособиеләр турында
1 июльдән РПФ 8 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар тәрбияләп үстерүче тулы булмаган гаиләләргә, шулай ук йөклелекнең беренче айларында медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләргә түләүләргә гаризалар кабул итә башлады.
Бүген безнең сорауларга ТР Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хираҗева җавап бирәчәк.
- Балалар өчен яңа түләүләр кемнәргә тиеш?
- Түләүләр бердәнбер ата-ана, опекун яки попечитель булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга тиеш, шул ук вакытта балаларның үзләре белән яшәмәгән ата-аналары суд карары буенча алиментлар түләргә тиеш, яки алар туу турында таныклыкта күрсәтелмәгән, яисә анда әниләре сүзеннән кертелгән, яки вафат булган, яисә билгесез дип танылган.
Түләүләр һәр балага 12 ай дәвамында башкарылачак.
Түләүләр гаиләнең кереме белән ничек бәйле?
- Әлеге түләүләрне алу өчен гаилә кеременең күләме мөһим шарт булып тора.
Түләүләр гаиләнең җан башына уртача керем күләме яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта бирелә. Татарстанда хәзер бу минимум 9 955 сум тәшкил итә.
2021 елда Татарстан Республикасында бала өчен түләү күләме яшәү минимумының яртысын, ягъни 4 997,50 сум тәшкил итәчәк.
Балалар өчен түләүне кайчан алып була һәм түләгәндә баланың яше ничек исәпкә алыначак?
- Гаризаларны кабул итү 1 июльдән башланды, ә түләү срогы – гариза теркәлгәннән соң 30 эш көне эчендә башкарылачак. Түләү бала 8 яшькә җиткәннән соң билгеләнә (әгәр түләүне билгеләүгә мөрәҗәгать бала мондый яшькә җиткәннән соң алты ай дәвамында килеп ирешкән икән), ләкин ул 2021 елның 1 июленнән иртәрәк булырга тиеш түгел. Мәсәлән, балага агымдагы елның 2 июлендә 8 яшь тулган, ә ата-аналар нинди дә булса сәбәпләр аркасында бу елның декабрендә генә гариза тапшыра, бу очракта
түләү 8 яшь тулган көннән, ягъни июль аеннан билгеләнә, чөнки гариза туган көннән ярты ел узганчы бирелгән.
Калган очракларда, 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүне сорап мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнә һәм, туган көннең датасына яки мөрәҗәгать итү датасына карамастан, тулы ай өчен түләнә.
Әйтик, әгәр ата-аналар балага 8 яшь тулганнан соң ярты елдан артык вакыт узгач кына мөрәҗәгать итсә, бу очракта түләү мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнәчәк. Балага 8 яшь 2 июльдә тулган ди, ата-ана түләү сорап февраль аенда мөрәҗәгать итә, димәк 7 ай үткән була, шуңа күрә түләү февральдән билгеләнә. Яки балага 2021 елның 5 октябрендә 17 яшь тула, ә ата-аналар түләү сорап июль аенда мөрәҗәгать итә. Баланың туган көне ай башында булуга карамастан, түләүләр тулы 4 ай өчен башкарылачак: июль, август, сентябрь һәм октябрь.
1 июльдән өстәмә ярдәм алу өчен гаризаны булачак әниләр дә бирә алачак. Аларга нинди түләүләр тиеш?
- Әлеге өстәмә ярдәм йөклелекләре алты атналык һәм аннан да күбрәк булган һәм шул ук вакытта йөклелекнең беренче атналарында, ягъни 12 атнага кадәр медицина оешмаларына исәпкә баскан булачак әниләргә тиеш.
Әгәр хатын-кыз түләү сорап йөклелек буенча исәпкә басканнан соң 30 көн эчендә мөрәҗәгать итә икән, ул шул ук айдан башкарылачак. Әгәр мөрәҗәгать исәпкә баскач 30 көн үткәннән соң килеп ирешә икән – түләү мөрәҗәгать иткән айдан башлана.
Түләү ай саен - бала туган, яки йөклелекне төшергән айга чаклы башкарыла, әмма булачак әни йөкле булу статусын мәҗбүри расларга тиеш (10 нчы атнадан 14 нче атнага кадәр, 18-22 һәм 30 нчы атнадан 32 нчесенә кадәр). Статусның үзгәрүе, әлбәттә, түләү бирелүгә йогынты ясый. Ул туктатылып торырга, яки Социаль иминият фондыннан Пенсия фондына расланган мәгълүмат җибәрелү белән яңадан түләнә башларга мөмкин.
Түләүләр өчен гариза ничек бирелә?
- Түләүләр социаль казначылык принцибы буенча билгеләнәчәк, ягъни гаризаны электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында бирергә кирәк.
Шул ук вакытта гаризаны РПФның клиентлар хезмәтенә шәхсән килеп тә тапшырырга була.
Әгәр гражданнар гаризаны электрон рәвештә бирү формасын сайлаган икән, кешеләр тарафыннан гариза бирү генә дә җитә, алга таба Пенсия фонды хезмәткәрләре барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек ярдәмендә алачак.
Гаризаларны тутыру өчен гариза бирүченең паспорты, ММИ полисы (йөкле хатын-кызлар түләү өчен гариза биргән очракта), никах теркәү яки аерылышу турында таныклык кирәк.
Балалар турында белешмәләрне (туу турында таныклыклары буенча) һәм шулай ук ир яки хатын турында белешмәләрне тутырырга кирәк булачак.
Айлык түләү «МИР» картасы беркетелгән банк счетына гына күчәргә мөмкин. Мәгълүматларны дөрес итеп тутыруга аерым игътибар итәм, чөнки гаризадагы теләсә нинди хата түләү билгеләү турында карар чыгару срогын арттырырга мөмкин, димәк түләү датасы да күчереләчәк.
Түләү билгеләүдән баш тартырга мөмкиннәрме?
- Әйе. Пособиеләрне билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып, беренче чиратта, дөрес тутырылмаган гариза яки андагы дөрес булмаган (ялган) мәгълүматлар, яисә мөрәҗәгать итүче тарафыннан Пенсия фондының территориаль органына таләп буенча документлар тапшырмау торырга мөмкин. Әйе, шулай да була. Мәсәлән, йөкле хатын-кызның иренең эш урыны Россиядә түгел, ә чит илдә, ди. Анда алынган керем суммасы турында мәгълүмат мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөрәҗәгать иткән көннән башлап 10 эш көне дәвамында бирелергә тиеш.
Моннан тыш, әлеге түләүләр бирелү өчен нигез булып барлык гаилә әгъзаларының керем дәрәҗәсе генә түгел, ә күчемсез милекне комплекслы бәяләү дә тора. «Аз керемле гаилә» статусы өчен Татарстанда торак мәйданының билгеле бер нормативы яки кешенең милкендә торырга яраклы яки яраксыз булган объектлар булуы, яисә мөрәҗәгать итүченең «нульле кереме» булуы билгеләнгән. «Нульле керем» кагыйдәләре гаиләнең өлкән әгъзаларында хезмәт хакы (стипендия, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән керемнәр яки пенсия булуын күздә тота) яки керемнәрнең объектив тормыш шартлары аркасында бөтенләй булмавы (3 яшькә кадәрле баланы, инвалид булган гражданинны, 80 яшьтән өлкәнрәк кешене карау һ.б.).
Шулай итеп, түләү алу өчен «аз тәэмин ителгән» статуслы гаилә генә мөрәҗәгать итә ала. Ә ихтыяҗны бәяләү инде ведомствоара хезмәттәшлек барышында хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев