Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көне уңаеннан акчалата түләү алачак

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә туры китереп түләүләр бирелә башлады.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар һәм Бөек Ватан сугышы инвалидларына 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә апрель аенда күчерелә башлады.

«Татарстанда Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган әлеге түләүне 438 ветеран алачак. Түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнарында булган мәгълүматлар нигезендә гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән тыш башкарыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннарга һәм инвалидларга  бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Гражданнарның кайбер категорияләренә Җиңү көненә карата еллык акчалата түләүләр турында» 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев