Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Эш бирүчеләр өчен отчет бирү документлары үзгәрерме

Гыйнварда Пенсия һәм Социаль иминият фондлары берләшәчәк. Эш бирүчеләр өчен отчет бирү документлары ничек үзгәрәчәк?

2023 елның гыйнварыннан индивидуаль персонификацияле исәпкә алу мәгълүматлары, җитештерүдәге бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерүгә исәпләнгән иминият взнослары турында белешмәләрне дә кертеп, бердәм мәгълүмат формасы составында күрсәтеләчәк. Бердәм мәгълүмат формасы составында Россия социаль фонды органнарына индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу өчен иминләштерүчеләр тарафыннан түбәндәге белешмәләр тапшырылачак:

-хезмәт эшчәнлеге турында;

-гражданлык-хокукый характердагы килешүләрнең төзү/туктату даталары   һәм аларның башка реквизитлары;

-иминият стажы турында;

- дәүләт (муниципаль) учреждениеләре хезмәткәрләренең эш шартлары һәм хезмәт хакы турында;

-эш бирүче тарафыннан җыелма пенсияләренә өстәмә иминият взнослары күчерелгән һәм түләнгән иминләштерелгән затлар турында;

-җитештерүдәге бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә исәпләнгән иминият взнослары турында.

Шул ук вакытта 2023 елның 1 гыйнварыннан иминиятләштерүченең Россия Социаль фондына эш факты турында мәгълүмат тапшыру бурычы төшереп калдырыла (СЗВ-М формасы).

237-ФЗ Федераль законның 15 ст. нигезендә 2023 елның 1 гыйнварына кадәр тәмамланган хисап чоры өчен индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу өчен белешмәләр РФ пенсия һәм социаль иминият Фондының тиешле органнарына әлеге Федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр гамәлдә булган тәртиптә тапшырыла.

Мәгълүматларның бердәм формасы 2023 елның 1 гыйнварына кадәр расланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев