Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Гаилә кереме үзгәрсә, бала өчен түләүне киметергә мөмкиннәрме?

Укучыларга РПФның Яңа Чишмә районы буенча бүлекнең клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Лилия Хираҗева җавап бирә.

«Исәнмесез, минем ике балам бар һәм мин президент түләүләрен алам. Гаилә керемен раслаучы документларны тапшырдым. Әмма бер ай элек мин эшкә урнаштым, димәк, керемнәрем дә артты, дигән сүз. Бу очракта миңа нишләргә? Хәзер мин балалар түләвеннән мәхрүм буламмы?»
- Юк.  Гаиләнең ихтыяҗлылыгына комплекслы бәя өч төрле түләүне - йөклелек вакытында, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүләр билгеләгәндә бирелә.
 Күрсәткечләрнең кайсылары тикшерелә:
- гаиләнең җан башына уртача кереме - мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр 4 ай алдыннан килгән 12 ай өчен;
- мөрәҗәгать иткән вакыттагы гаилә составы;
- мөрәҗәгать иткән вакытта гаиләдә милек булу-булмавы;
-  хисап чорында керемнәр булмавының объектив сәбәпләре.
Түләү 6 яки 12 айга билгеләнә. Уңай карар кабул ителгәннән соң керемнәр, гаилә составы һәм милек исемлегенең үзгәрүе исәпкә алынмаячак. Түләү билгеләнгәннән соң әлеге үзгәрешләр турында хәбәр итү кирәк түгел.
Мәсәлән, әни кешегә 10 яшьлек баласы өчен түләү билгеләнгән. Ике айдан соң ул яңа эшкә урнашкан ди. Димәк, гаилә кереме арткан һәм яшәү минимумыннан күбрәк тәшкил итә. Әмма әлеге түләүне хатын-кыз билгеләнгән вакытның ахырына кадәр алачак.
Билгеләнгәннән соң түләүне туктату сәбәпләре:
- түләү алучының башка төбәккә күчүе;
- аерылышканнан соң баланың яшәү урыны үзгәрү;
- баланы тулысынча дәүләт ярдәме алуга билгеләү,
- баланың ата-анасын ата-ана хокукыннан мәхрүм итү;
- баланы асрамага алудан баш тарту;
-  түләү алучыны эшкә сәләтсез дип тану;
- баланы опекага тапшыру;
-  түләү алучыны эзләү яки кулга алу;
-  түләү алучыны мәҗбүри дәвалауга җибәрү;
-  түләү алучы мөрәҗәгать иткән вакытта аның тарафыннан дөрес булмаган мәгълүматлар бирү;
-  түләү алучының яки баланың вафат булуы.
Түләүне кабат билгеләгәндә барлык күрсәткечләр яңадан карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев