Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Карау өчен түләүне рәсмиләштерү җиңеләйде

РПФның клиентлар хезмәте искәртеп узганча, компенсация түләве эшкә яраклы, ләкин беркая да эшләмәгән I төркем инвалидларны, дәвалау учреждениесе бәяләмәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булганнарны, 80 яшькә җиткән өлкәннәрне, 18 яшькә кадәрге инвалид балалрны яки балачактан I төркем инвалид булганнарны караучыга билгеләнгән.

Хәзер түләүне билгеләү өчен Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша 2 гариза гына бирү сорала: беренче гариза - эшкә яраклы, әмма эшләмәүче зат исеменнән эшкә сәләтсез гражданны карау өчен түләү билгеләү (карауны гамәлгә ашыру даталарын, яшәү урынын һәм паспортны күрсәтеп), ә икенчесе - пенсионерның үзен карауга риза булуы турында.

«80 яшькә җиткән һәр яңачишмәленең үз караучысы булуын теләр идем, шул рәвешле пенсия дә артачак, өстәвенә, түләүне рәсмиләштерү тәртибе дә гадиләште бит. Хәзер, элек гражданнар тарафыннан тапшырыла торган барлык кирәкле (эшсезлек буенча пособие алу яки эшсез булу фактларын раслаучы) белешмәләрне Фонд үзендә булган мәгълүматлардан карап яисә ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша соратып алачак», - дип аңлатты клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хираҗева.

Моннан тыш, кирәк булган документлар исемлегеннән мәгариф учреждениесеннән бирелә торган белешмә генә түгел, ә карауны 14 яшьлек бала укудан буш вакытында гамәлгә ашырган очракта элек кирәк булган ата-аналарның, опека һәм попечительлек органының рөхсәте дә төшереп калдырылган.

Исегезгә төшерәбез, карауны гамәлгә ашырган кешенең иминият стажына карау чорының һәр елы өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә. Бу әлеге затка иминият пенсиясен алу өчен үз пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

1 төркем инвалидны, 80 яшькә җиткән өлкәнне, 1 төркем инвалид баланы яки балачактан 1 төркем инвалид булганны карау өчен түләү күләме 1 200 сум тәшкил итә. ( Ата-аналар яки опекун булган кешеләр түләү алучылар исемлегенә керми)

Яңа Чишмә районында компенсация түләвен 600дән артык кеше ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев