Хезмәт стажы турындагы мәгълүматны кайдан белеп була
РПФ выпискасында үз стажым турындагы мәгълүматларны тикшергәндә мин узган елгы мәгълүматларны тапмадым. Әйтегез әле, мин аларны каян таба алам? Мария, Яңа Чишмә авылы.
Укучыбызның соравына клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хираҗева җавап бирә.
- Ел саен эш бирүчеләр 1 мартка кадәр Пенсия фондына үзләрендә рәсми рәвештә эшләүче барлык хезмәткәрләрнең стажы турындагы мәгълүматларны тапшыра. РПФ аларны тикшерә һәм РПФның персонификацияләнгән исәпкә алу системасында гражданнарның шәхси счетларына кертә.
Шулай итеп, 2021 елны да исәпләгән стаж турындагы мәгълүмат гражданнарның шәхси счетларында 2022 елның апрелендә чагылачак.
Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: шәхси счеттан өземтәне РПФ сайтындагы шәхси кабинетта, Дәүләт хезмәтләре порталында яки КФҮ офисларында алырга мөмкин.
Пенсия законнары нигезендә, гражданнарның эш периодлары иминият стажына шушы чорларда эш бирүче тарафыннан РПФга иминият взнослары күчерелгән һәм түләнгән очракта гына исәпләнә.Әгәр дә хезмәт хакы «соры» схемалар буенча түләнсә, иминият взнослары минималь күләмдә түләнә яки бөтенләй түләнми дигән сүз. Мондый очракта гражданинның пенсия хокукларын формалаштыру өчен акча керми яки булачак пенсия минималь күләмдә формалаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев