Ни өчен март пенсиясе февральнеке белән чагыштырганда кимрәк булды?
Яңа Чишмә пенсионерлары март ае өчен пенсия алгач, менә шушы сорау белән мөрәҗәгать иткән.
Аңлатма бирүне сорап без Яңа Чишмә районында РПФның клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хираҗевага мөрәҗәгать иттек:
- Эшләмәүче пенсионерларга март ае пенсиясе 8,6 %ка индексацияләнгәннән соң билгеләнгән күләмдә исәпләнде. Хәзер пенсионерлар мондый күләмне ай саен алачак.
Февраль ае өчен түләүләр зур сумманы тәшкил итте, чөнки пенсионерлар 8,6 %ка индексацияләнгән февраль ае пенсиясе белән бергә гыйнвар ае өчен өстәмә түләү (доиндексация) дә алды. Март аенда исә пенсия гыйнвар өстәмәсен кертмичә генә күчерелде.
Исегезгә төшерәбез, индексация ике этапта узды. Башта 2022 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр 5,9 %ка артты, ә 1 февральдән Россия Президенты йөкләмәсе буенча, Федераль закон нигезендә, өстәмә рәвештә 8,6 %ка кадәр индексацияләнде.
Индексациядән соң билгеләнгән пенсиягезнең төгәл күләмен РПФ сайтында яки «Дәүләт хезмәтләре» порталында белергә мөмкин. Моның өчен «Билгеләнгән пенсия һәм социаль түләүләр турында белешмәгә заказ бирү» электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки көчәйтелгән квалификацияле электрон имзалы мөһер белән расланган. Теләгән очракта белешмәне бастырып чыгарырга була.
Искәртеп узабыз, һәр пенсионерның өстәмәләре индексациядән соң индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле.
РПФ күрсәтә торган дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан файдаланыгыз. Моны электрон рәвештә www.pfr.gov.ru сайтында гражданинның шәхси кабинетында эшләп була.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт - үзәге: 8 800 6-000-000
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев