Нәрсә сайларга: дарумы яки акчамы?
Әгәр нәрсәне дә булса үзгәртергә теләсәгез, моны 1 октябрьгә кадәр эшләгез
- Быел миңа инвалидлык төркеме бирделәр һәм мин даруларны поликлиникадан рецепт буенча даруханәдә алам. Киләсе елда мин дә бушлай дарулар алырга теләр идем, миңа гариза белән һәм кая мөрәҗәгать итәргә?
Әлеге сорауга Яңа Чишмә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева җавап бирә
- Айлык акчалата түләү (ЕДВ) алучы гражданнар социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада яки акчалата эквивалентта сайларга хокуклы.
Гражданга айлык акчалата түләү билгеләнгәндә, социаль хезмәтләр җыелмасы натураль формада элеккечә бирелә.
Алга таба бушлай дарулар алыр өчен махсус гаризалар бирү кирәкми, җыелма, кеше үз карарын үзгәрткәнчегә кадәр (мәсәлән, бер яки ике социаль хезмәт күрсәтүдән баш тартканчы) натураль рәвештә түләнәчәк.
Агымдагы елның 1 октябренә кадәр яңа гариза биргәндә, сайланган шартларны исәпкә алып, җыелма 2022 елның 1 гыйнварыннан бирелә башлый.
Исегезгә төшерәм, җыелманың тулы акчалата эквивалентының бәясе аена 1 211,66 сум тәшкил итә:
-инвалид балалар өчен дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, шулай ук дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын бирү (акчалата эквивалент – аена 933,25 сум),
- төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юллама бирү (акчалата эквивалент - аена 144,37 сум),
- шәһәр яны тимер юл транспортында яки дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү (акчалата эквивалент - аена 134,04 сум).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев