Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Өченче яшь университеты үз ишекләрен ача

Сентябрь ае җитте һәм бу өченче яшь Университетында яңа уку елын ачу өчен вакыт җитте дигән сүз.

- Бу уку елында Университет ничек эшләячәк, нинди программалар буенча укыту уздырылачак һәм курсларга ничек язылырга мөмкин? Шул хакта сөйләгез әле.

Аңлатмаларны сорап без Яңа Чишмә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия ХИРАҖЕВАга мөрәҗәгать иттек

- Барыннан да элек, Өченче яшь университеты безнең районда 2010 елда оештырылды һәм инде 11 ел пенсионерларны компьютер белеме нигезләре, Туган як тарихы, сәламәт яшәү рәвеше, Хокукый белемнәр мәктәбе, дин тарихы, психология нигезләре, Мәдәният һәм агарту программалары буенча укыта. Бу чорда барлыгы 500гә якын тыңлаучы белем алды. Быел без яңа юнәлешләр ачарга ниятлибез – Бакчаны төзекләндерү һәм Финанс грамоталылыгы (укыту Яңа Чишмә үзәк китапханәсе базасында үткәреләчәк), Бию терапиясе (укытуны БСМ педагогы үткәрәчәк), Компьютер грамоталылыгы нигезләре (Зирекле лицее базасында).

Яңа Чишмә Үзәкләштерелгән китапханәсе, район мәгариф бүлеге, Яңа Чишмә РҮХ, Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре укытуны оештырырга булышачаклар. Пенсионерлар өчен уку бушлай, курсларга кызыксындырган программаны үткәрү урыны буенча яки РПФда (тел.: 2-25-81) язылырга мөмкин.

Шулай ук барлык теләүчеләрне 23 сентябрьдә көндезге  сәгать 2дә Үзәк китапханә бинасында Өченче яшь университетында яңа уку елын ачу тантанасына чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев