Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
РПФ аңлата

Пенсия тупланмаларын алырга мөмкинме?

Яңа Чишмә районында клиент хезмәте пенсия тупланмаларын түләүгә кагылышлы еш бирелә торган сорауларга җаваплар әзерләде.

Сорауларга клиент хезмәте җитәкчесе Нина Пузикова җавап бирә.

- Пенсия тупланмалары ничек формалаша?

 - Пенсия тупланмалары түбәндәгечә формалаша:

–2002-2013 елларда эш бирүчеләр 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнар өчен күчергән тупланма пенсия;

-1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызлар өчен 2002-2004 елларда эш бирүчеләр күчергән тупланма иминият кертемнәре;

- пенсияләрне уртак финанслау программасында катнашсалар;

- ана капиталын тупланма пенсияләренә юнәлткән ата-аналарда.

- Пенсия тупланмаларын ничек алырга мөмкин?

Пенсия тупланмалары акчаларын гражданнар бер мәртәбә түләү, ашыгыч пенсия түләүләре яисә тупланма пенсия рәвешендә алырга мөмкин. Алу ысулы пенсия тупланмалары акчалары суммасыннан чыгып билгеләнә.

-Пенсия туплан-маларының күләмен һәм алар формалаша торган фондны ничек белергә?

- Моны Дәүләт хезмәтләре порталында, төбәк СФР клиент хезмәтендә яки МФЦда шәхси счеттан өземтәгә заказ биреп белергә мөмкин.

2025 елда пенсия тупланмалары 411 750 сумнан артып киткән очракта, алар бер мәртәбә түләнә алмый, чөнки пенсия тупланмалары пенсионерның яшәү минимумы суммасының 10% тан артыграк.

Әгәр акчалар дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булса, түләүне билгеләү турында гаризаны тиешле фондка бирергә кирәк. Әгәр тупланмалар СФРда формалаштырылса, гариза турыдан-туры Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә тапшырыла.

Пенсия тупланмаларын түләү мәсьәләләре буенча өстәмә консультацияне Бердәм контакт-үзәктән алырга була: 8-800-100-00-01 (шалтырату бушлай).

- Эчтәлекле җавапла-рыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев