Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Пенсияне исәпләү өчен стаж сатып алып буламы

ТРның Яңа Чишмә районы клиентлар хезмәтенә (бүлек хокукларында) пенсия исәпләү өчен стажны сатып алып буламы һәм моны ничек эшләргә, дигән сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Әлеге сорауга Яңа Чишмә районы РПФның клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хираҗева җавап бирә.

- Бүген гражданнар, Россия Пенсия фондына взносларны мөстәкыйль түләп, картлык буенча иминият пенсиясенә коэффициентларын үзләре туплый алалар.

Лаеклы ялга чыгу һәм иминият пенсиясен алу өчен коэффициентлар җитмәгән очракта, аларны «сатып алып» була. Өстәвенә, коэффициентларны сатып алу өчен лаеклы ялга чыгуның төгәл вакытын көтәргә кирәк түгел. Аларны теләсә кайсы вакытта «сатып алырга» мөмкин. Моның өчен мәҗбүри  пенсия иминияте буенча ирекле хокукый мөнәсәбәтләргә керергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, «Иминият пенсияләре турында»гы закон нигезендә, иминият пенсиясен билгеләү хокукы стажга һәм индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) күләменә бәйле. Әйтик, 2022 елда иминият пенсиясен алу өчен кирәкле стаж елларының саны 13 елдан, ә ИПК саны - 23,4 да ким булырга тиеш түгел. Ел саен стаж еллары 15кә һәм коэффициентларның саны 30га тигез булганчы артачак.

Җитешмәгән пенсия коэффициентларын үзмәшгуль гражданнар исемлегенә керүче шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар, тәрбиячеләр, хуҗалык буенча ярдәмчеләр, фрилансерлар, тәрҗемәчеләр, репетиторлар һ.б. да «сатып алырга» мөмкин. Коэффициентларны Россия Федерациясе территориясендә даими яки вакытлыча яшәүче мәҗбүри пенсия иминияте кагылмый торган кешеләр дә «сатып ала» ала. Шулай ук теләсә нинди кеше коэффициентларны мәҗбүри пенсия иминияте кагылмаган башка кеше өчен  «сатып алырга» мөмкин. Моннан тыш, коэффициентларны илебездән читтә эшләүче Россия гражданнарына да «сатып алу» мөмкинлеге каралган.

Ирекле иминият взнослары суммалары календарь буенча исәпләнә, финанс елы башына билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменә (МРОТ) бәйле һәм түбәндәге формула буенча санала:

 

1 МРОТ х 22% x 12= 13 890 x 22% x 12ай = 36 669,60 сум

РПФга шушы күләмдәге сумманы түләгән кеше 1,065 коэффициент һәм бер ел иминият стажы ала алачак. Шул ук вакытта пенсиягә өстәмә - 125,77 сум булачак.

Мәҗбүри пенсия иминияте буенча ирекле хокукый мөнәсәбәтләргә кергән үзмәшгуль гражданнарга 2022 елда билгеләнгән (фиксацияләнгән) иминият взносларын түләү зарур, ул 34 445 сум тәшкил итә.

2022 елда түләргә мөмкин булган иминият взносларының максималь күләме - 293 356,80 сум. Әлеге сумма түләнгән очракта индивидуаль пенсия коэффициенты - 8,52.

Иминият взносларын түләү вакыты иминият стажына кертелә. Әмма иминият стажында исәпләнә торган взнослар түләү чорының озынлыгы түләүчеләр өчен картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүгә кирәк булган стажның яртысыннан да артыграк була алмый. Шуңа күрә пенсия коэффициентларын барлык пенсия чорына сатып алып булмый.

Мәҗбүри пенсия иминияте буенча ирекле хокукый мөнәсәбәтләргә керү турындагы гаризаны яшәү урыны буенча урнашкан РПФның территориаль органында бирергә мөмкин. Пенсия фондында теркәлү мөрәҗәгать иткән көнне үк башкарыла. Үзең белән паспорт (шәхесне һәм яшәү урыны буенча теркәлүне раслаучы документ) һәм СНИЛС булырга тиеш. Аерым очракларда эшләү фактын раслаучы документлар да кирәк булырга мөмкин.

Иминият взнослары буенча исәп-хисап чоры итеп календарь елы билгеләнә. Мәҗбүри пенсия иминияте буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керү турындагы гаризаны РФ Пенсия фондының территориаль органына тапшырган         очракта, тиешле исәп-хисап чоры  шул ук көннән башлана. Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органына мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук  мөнәсәбәтләрен туктату турында гариза тапшырган очракта, исәп-хисап чоры шул ук көнне тәмамлана.

Ирекле иминият взнослары исәп-хисап башкарылган елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш, индивидуаль счетта түләнгән суммаларның чагылышын исәп-хисап башкарылган елдан соң килүче елның 1 мартыннан соң гына күрергә мөмкин булачак.

Взнослар түләү өчен реквизитларны РПФың рәсми сайтында табарга була, ә түләү документын формалаштыру өчен уңайлы электрон сервистан файдаланыгыз - https://es.pfrf.ru/paymentDocs

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев