Пенсионерлар индексацияләнгән пенсия ала башлады
3 февральдән пенсионерлар 8,6%ка кадәр индексацияләнгән пенсия ала башлады
РПФ хәбәр иткәнчә, эшләмәүче пенсионерлар пенсиянең гыйнвар күләмен 5,9%тан 8,6%ка кадәр индексацияләүне исәпкә алып, 3 февральдән пенсияне гадәти график буенча ала башлаячак.
Исегезгә төшерәбез, федераль законнардагы үзгәрешләр нигезендә, Татарстандагы 1 миллионнан артык эшләмәүче пенсионерның иминият пенсияләре өстәмә рәвештә 8,6%ка кадәр индексацияләнгән. Бу 2021 ел инфляция дәрәҗәсеннән югарырак, ул Росстат мәгълүматлары буенча 8,4% тәшкил итте.
«Һәр пенсионерның индексациядән соң өстәмәләре - индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле. Түләүләр автомат рәвештә башкарылачак, пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәкми», – дип аңлатты Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хираҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев