Пенсияне яңадан исәпләү турында
РПФ аңлата

Пенсияне яңадан исәпләү турында

Мин пенсионер, гыйнвар башында эштән киттем. Пенсиямне яңадан исәпләү кайчан булачак һәм моның өчен РПФга гариза язарга кирәкме?

Укучының соравына ТР Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Лилия Хираҗева җавап бирә.
- Пенсияне яңадан исәпләү эштән киткәч 3 айдан соң автомат рәвештә башкарыла, РПФга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. Яңа күләмдәге пенсияне сез алдагы өч 3 айга өстәмә түләү белән май аенда алачаксыз. Әйтик, февраль аенда пенсиягә өстәмәне узган елның октябрендә эштән киткән пенсионерлар алачак.


Нет комментариев