Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

РПФ курсларга чакыра

Финанс грамоталылыгын арттыру өчен Пенсия фонды өлкән буын гражданнарны Пенсион ФГ (pensionfg.ru) сайтында бушлай үткәрелә торган онлайн дәресләрдә катнашырга чакыра.

Дәресләр  4 тема буенча  тәкъдим ителгән, болар: «Тормыш өчен экономия», «Банк хезмәтләре», «Финанс мошенниклык», «Вклад сайлаганда ничек  хаталар булдырмаска».
Һәр дәрес 45 минут дәвам итә. Лекцияләр Россия Банкы тарафыннан әзерләнгән, тыңлаучыларның туры эфирда сораулар бирү һәм җаваплар алу мөмкинлеге бар.
Эфирлар эш көннәрендә иртәнге сәгать 5тән (МСК) көндезге 3кә кадәр уза, халык дәресләрдә катнашу өчен уңайлы датаны һәм вакытны үзе сайлый һәм төркемләп яки индивидуаль рәвештә кушыла ала. Онлайн-дәресләрдә катнашу өчен Интернет, компьютер яки ноутбук кирәк, смартфонда яки планшетта карау мөмкин түгел. Катнашучыга беренчедән сайтка кереп дәрес темасын, көнен һәм вакытын сайларга кирәк, аннары  катнашуга заявка бирергә (дәрескә теркәлергә), тоташтыру өчен ссылка алырга, онлайн-дәрестә катнашырга (җиһазларны алдан тикшерү зарур), оештыручыларга отзыв җибәрергә (билгеләнгән форма буенча) һәм сертификат алырга кирәк (отзыв эшкәртелгәннән соң). 
Барлык сораулар буенча РПФның клиентлар хезмәтенә 2-25-81 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә, шунда ук дәресләргә төркемләп тоташуны да узарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев