Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Социаль ярдәм чараларына хокукны билгеләгәндә, мобилизацияләнүчеләрнең керемнәре исәпкә алынмый

Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьдән мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгән вакытта мохтаҗлыкны бәяләү өчен исәпкә алынмый. Тиешле кагыйдәләр хөкүмәт карары белән расланган.

Шулай ук әлеге кагыйдәләрдә мохтаҗлыкны бәяләгәндә исәпкә алынган чорларда мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең кереме булмавы аның гаиләсенә түләүләр билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тормавы да каралган. 

Исегезгә төшерәбез, мохтаҗлык критерийлары 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына һәм йөкле хатын-кызларга айлык пособиеләр билгеләгәндә кулланыла. Әлеге төр түләүләрне керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр алырга хокуклы. Пособие алу өчен ата-аналардан хезмәт хакының расланган булуы яисә аның юклыгының объектив сәбәпләре күрсәтелгән белешмә сорала, ә гаиләнең милке билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш.

 «Баланың әтисе хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакырылган очракта, мохтаҗлыкны исәпләгәндә аның моңа кадәр алган хезмәт хакы, премияләре, эшмәкәрлек керемнәре һ.б. исәпкә алынмый. Әгәр дә элек мобилизацияләнүченең хезмәт хакы булмау сәбәпле, гаиләсенә пособие билгеләүдән баш тарткан булсалар, хәзер аның хатыны пособие сорап, кабат Пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала. Исәп-хисап чорында керемнәрнең булмавы пособие түләүдән баш тарту өчен сәбәп була алмый, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.            

Хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакыруны раслый торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль тапшырыла. Гаиләләргә пособие 6 айга билгеләнә, ярты елдан соң Пенсия фондына яңа гариза тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев