Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Татарстанда инвалидлык буенча 1500 артык пенсия гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнгән

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләрне билгеләүнең гаризасыз тәртибе эшли башлады.

Пенсия һәм аның белән бергә түләнә торган социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы да, гражданинны инвалид дип таныган көннән башлап, Федераль инвалидлар реестры (ФИР) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Әлеге очракта РПФга пенсия алу хокукын раслаучы документларны тапшыру зарур түгел.

Ел башыннан бирле әлеге тәртип буенча түләүләр Татарстанда яшәүче 1500гә якын инвалидка билгеләнгән. Сүз инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләр турында бара. Әгәр дә инвалидлык гамәлдәге пенсионерга  бирелә икән, бу очракта Пенсия фонды тарафыннан айлык акчалата түләүләр билгеләнә.

 Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия билгеләү турындагы карар ФРИдан инвалидлык бирелү турындагы мәгълүмат килгән көннән алып биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турындагы карар чыгарылганнан соң, Пенсия фонды гражданинга бу хакта өч эш көне эчендә хәбәр итә. Пенсия билгеләнү турындагы хәбәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка, ә хисап язмасы булмаса, почтага килә.

Пенсия билгеләнгәннән соң гражданин аны китерү ысулын сайларга тиеш. Пенсияне китерү ысулы турындагы гаризаны онлайн - Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша бирергә дә мөмкин. Түләүләрне китерү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә мөмкин, моның өчен яңа гариза бирергә кирәк. Моны шулай ук онлайн рәвештә РПФ сайтындагы шәхси кабинетта яки дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фондына яки КФҮгә килеп тә эшләп була.

«Кайбер дәүләт хезмәтләрен проактив режимда, ягъни гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка күрсәтү социаль казначылык принцибы кысаларында гамәлгә ашырыла, аның максаты - социаль ярдәм чараларын билгеләү процессын тизләтү һәм белешмәләр җыюдан баш тарту», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев