Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Түләүнең билгеләнүе хакында ничек белергә?

Сорауга РПФның клиентлар хезмәте җавап бирә.

Мин 10 мең сум күләмендә түләү өчен гариза бирдем.

Түләүнең билгеләнүе яки билгеләнмәве турында ничек белеп була?

Әлеге сорауга Яңа Чишмә районы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) болай дип җавап бирә:
- Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирәсез икән, аның каралуы турындагы хәбәр (статус) шунда ук барлыкка киләчәк, дигән сүз.
Әгәр дә гариза РПФның клиентлар хезмәтенә шәхсән китереп тапшырылган икән, аның буенча уңай карар кабул ителгән очракта, акча мөрәҗәгать итүчегә өстәмә хәбәр бирүсез генә закон белән билгеләнгән срокта күчереләчәк. Гариза уңай хәл ителгәне турында мөстәкыйль рәвештә дә белеп була, моның өчен гариза бирелгән РПФның клиентлар хезмәтенә телефон номерлары буенча шалтыратырга кирәк. 
РПФ хезмәте уңай карардан баш тарткан очракта, мөрәҗәгать итүчегә, тискәре карар  кабул ителгәннән соң бер эш көне эчендә моның ни өчен шулай булганын нигезләүче хат җибәреләчәк. Мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, түләү 2021 елның 16 августыннан гамәлгә ашырылачак. Әлеге түләүгә Яңа Чишмә районы буенча 1700гә якын бала дәгъва кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев